Әлеге оешмага эше төшүчеләр бихисап. Чыннан да хезмәт бик оператив эшли. Күрше малае урамда башын тишеп кергәч, әнисе тиз генә 112не җыйды җәен. 15 минут та үтмәде, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре дәррәү килеп керделәр.
2009 елдан бирле эшләп килүче бу хезмәт турында бүгенгә кадәр белмәүчеләр дә юк түгел. Ул ничек эшли, телефонда акча булмаса, шалтыратып буламы, килеп ирешкән хәбәр тикшереләме? Бу һәм башка сорауларга ТРның "112 - экстрен шалтыратулар хезмәте" оешмасы директоры Ольга Лозовая җавап бирде.
- Ольга Михайловна, 112 номерын кайсы очракта җыярга мөмкин?
- Әгәр сезгә кичектергесез ярдәм кирәк, тормышыгызга, әйләнә-тирә яки мөлкәткә куркыныч янаса яки куркыныч яный дип шикләнсәгез, курыкмыйча шалтыратыгыз. Федераль закон нигезендә, без янгын сүндерү, полиция, ашыгыч ярдәм, газ челтәре, "Антитеррор", гадәттән тыш хәлләр хезмәте белән мәгълүмати бәйләнештә торабыз. Шулай ук ТР Президент Департаментының эчке сәясәте мәсьәләләре, Юллар идарәсе һәм транспорт министрлыгының мәктәп автобуслары һәм районара пассажирлар ташу хезмәте, "Сетевая компания"нең халыкны ут белән тәэмин итү мәсьәләләре, "Ышаныч" социаль үзәге белән элемтәбез ныклы.
- Шалтырату түләүле икән, төнлә анда эләгеп булмый дигән сүзләр дә йөри...
- Юк, хезмәт тәүлек әйләнәсе һәм бушка эшли. Аңа стационар һәм кәрәзле телефоннан, таксофоннан шалтыратып була. Хәтта кәрәзле телефонда акча булмаса да, элемтә тотмый торган урыннан да хәбәр килә. Игътибар иткәнегез дә бардыр, телефон тотмаса, экранда "Только экстренные службы" яки "Только 112" тамгасы чыга.
- Кабул ителгән хәбәр тиешле урыннарга ничек тарала?
- Операторлар алган хәбәргә анализ ясый, аны муниципаль районнарның дежур диспетчер оешмаларына тапшыра. Кирәк икән, республика ярдәм төркемнәрен җәлеп итә. Татарстанда шалтыратулар ике ноктада Казанда һәм Чаллыда кабул ителә. Сүз уңаеннан, 2013 елда Россия субъектларыннан беренче булып, Татарстанда 112 системасының дәүләт сынавы үтте. "112"не кулланылышка кертү карарын да республика беренчеләрдән булып кабул итте.
- Операторлар дигәннән, оешмада ничә кеше эшли?
- Штатта 79 хезмәткәр. Шуларның 69ы сездән шалтырату кабул итүче операторлар.
- Операторлар нинди телдә аралаша? Бер авыз русча белмәгән авыл әбисе фикерен ничек җиткерә ала?
- Бу очракта да хезмәтлеген өстенлеген әйтми булмый: операторлар хәбәрне татар, рус, инглиз телләрендә кабул итеп эшкәртә ала.
- Ольга Михайловна, "112"гә эше төшүчеләр күпме?
- Хезмәт барлыкка килгән 2009 елдан 2016 елны кертеп карасак, безгә 7,5 млн шалтырату кергән. Шуларның 2,5миллионы кичектергесез хезмәтләргә бирелгән. Статистикага күз салсак, шалтыратуларның 43-45 %ы әлеге хезмәтләр ярдәменә мохтаҗ кешеләрдән килә. Бүген көненә 5000 мөрәҗәгать кабул ителеп, тиешле чарасы күрелә. Мәсәлән, 2016 елда ике миллионга якын хәбәр килеп, 800 меңнән артыгына кичектергесез хезмәт күрсәтелгән. 2017нең ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 430 мең шалтырату кергән. 195 меңе шулай ук оператив хезмәт оешмаларына җибәрелде.
- Бу очракта шалтырату тәртибен дә кабатлап үтү кирәктер. Операторлар ничә минут эчендә җавап бирә?
- Әгәр бәлага тарып, "112" номерын җыйгансыз икән, сабырлыгыгызны җыеп, операторның җавап бирүен көтегез. Әгәр берничә тапкыр гудок барып, телефонны алучы кеше юк икән, элемтәне өзәргә ашыкмагыз. Һәр "звонок" яңа шалтырату дип кабул ителә һәм ул чират буенча соңгы урынга баса. Нәтиҗәдә, ярдәм чакыру өчен вакытыгызны әрәм итәсез. Әйтәсе килгән сүзем шул: бер шалтыраткансыз икән, оператор трубканы алганчы, элемтәне өзмәгез.
- Оперторлар буш, кирәкмәгән сораулар белән баш катыра дип уйлаучылар да бар.
- Бар һәм алар нык ялгыша. Сораган мәгълүмат өчен ачуланырга кирәкми. Чыннан да, оператор биргән сорауларның характерын аңламасагыз да, бу бик кирәкле. Оператив хезмәтләр өчен бигрәк тә. Диспетчер трубканы алгач, үзегез белән таныштырып, кем белән нәрсә булуын кыска һәм аңлаешлы итеп сөйләгез. Бәлагә таруның урынын, әгәр белсәгез, кыска юлны әйтегез. Кем өчендер ярдәм сорап шалтыратсагыз, ул торган җирлекне аңлатыгыз. Диспетчер биргән киңәшләргә колак салыгыз. Ул әйтмичә, трубканы куймагыз. Куйган очракта, башка кешегә шалтыратырга ашыкмагыз, линия буш торсын. Бу вакытта оператор кабат шалтыратыга мөмкин.
- "112"гә шалтыраткач, ашыгыч ярдәм, полиция белән кабат элемтәгә керергә кирәкмиме?
- Юк. Кайбер очракта "112"гә кабат шалтыраткач, алар бәлага юлыгучыга ашыгыч ярдәм (яки полиция, газ челтәре) хезмәтенә шалтыратырга куша. Бу ярдәмнән баш тарту түгел. Ә билгеләнгән экипажның кайчанрак килеп җитүен сорашу өчен эшләнә.
- Экстрен хезмәтләргә балаларның йомышы төшәме?
- Булгалый. Бу урында әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Бала үзенең һәм әти-әнисенең исемен, өй адресы һәм өй телефонын әйтә белергә тиеш. Шулай ук ул сезнең эш урыны һәм телефонында белсә дә яхшы. "112" номерына кайсы очракларда шалтыратып булуын да искәртегез. Әмма бу номерны уен максатында кулланырга кирәкми.
"112" хезмәте гомергә куркыныч янаганда кулланыла. Аңа ашыгыч булмаган мөрәҗәгатьләр белән (газ счетчигын алыштырырга, табибка тиз арада юллама алырга, су торбасын ямарга) шалтыратырга кирәкми. Бу арада кемгәдер чыннан да ярдәм кирәк булуы ихтимал.
Нет комментариев