31 март 2017 яңалыклары
-
Гөлназ Асаева Элвин Грей - Радик Юлъякшинга кияүгә чыкмый!
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның "сольный" концертына килеп, сәхнәдән "Кияүгә" исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте. Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты. Womans Day журналы Гөлназ авызыннан: "Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез" дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма...
-
"112" ярдәм хезмәте: телефон тотмаса да, акча булмаса да шалтыратып, татарча сөйләп була
Гомерең кыл өстендә калса, уңда да, сулда да ярдәм кулы сузардай кешең булмаса, нишләргә? "Беттем" дияргә ашыкмагыз. Кулыгызда кәрәзле телефон бар икән, "112" номерын җыеп, ярдәм чакырырга мөмкин. Күбебез мондый вакытта югалып калса. Үч иткәндәй, кирәкле номер да хәтергә тиз генә төшми бит әле. Ашыгыч ярдәм кирәк булса, 01гә шалтыраткан...
-
Иремә карата суындым, нишләргә? (сорау-җавап)
«Иремне ир-ат буларак яратудан туктадым. Ул миңа дус, балаларымның әтисе буларак якын. Өч балабыз бар, алар хакына түзәм. Үз-үземне интектереп, мин аның белән яшәүне дәвам итәргә тиешме?» Татарстанның Апас районыннан язган Асия ханымның әлеге соравына Казанның «Гаилә» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә: - Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә...
-
Райондашыбызга Президентның Рәхмәте белдерелде
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республика агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе өчен "Кукмара агрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Тимофеев Валерий Федоровичка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. фото https://vk.com
-
Боз өстендә сак булыгыз!
Бәхетсезлек очракларының күбесе еш кына боз өстендә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Көзге боз өч-дүрт атна рәттән булган салкыннардан соң гына ныгый. Әмма һава торышы бераз җылытып алса, ул кабат көпшәккә әйләнергә мөмкин. Аерым җәяүлеләргә бозның калынлыгы 5-7 сантиметр, ә күмәкләп 7-12 сантиметр булганда гына боз өстеннән чыгарга ярый. Яз...
-
Кукмарада “Тоннель” операциясе үтте (фотолар)
Бүген иртәнге якта Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Анда инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, төрле административ хокук бозулар өчен штрафларын түләми йөрүче шоферларны ачыкладылар. Нәтиҗәдә ике сәгать эчендә 9 шоферга беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферларның берсе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә иде....
-
Лидия апаның "Арлекино"сы көнгә 41 литр сөт бирә
"Рассвет" агрофирмасында эшләүче Лидия Александрованың "Татарстанның атказанган терлекчесе" исеменә лаек булып, Президентыбыз кулыннан медаль белән бүләкләнүе турында язган идек. Исеме республикада билгеле булган данлыклы сыер савучы белән якыннанрак таныштык.
-
Манзараста “Кошлар көне” узды (фото)
Манзарас авылы китапханәсе һәм "Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Экология елы уңаеннан кошлар көне билгеләп үтелде. Балалар өйләрендә кош оялары ясап алып килделәр һәм без аларны мәдәният йорты янындагы агачларга элдек. Балалар белән кошлар турындагы китапларга әңгәмә яслады, шигырьләр сөйләнде. Кош оялары ясап килгән балаларга кечкенә генә...
-
Кукмараның талантлы укучылары Арчадан җиңү белән кайтты
Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән республикакүләм балалар иҗаты конкурсы узды. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да музыкаль уен коралларында үзләренең осталыгын күрсәтте. "Скрипка" номинациясендә Илназ Мөбарәкшин 1 дәрәҗә (җитәкчесе Э.Гомәрова) лауреат булды. "Фортепиано" номинациясендә Ильяс Нигъмәтуллин, Дилә...
-
Иҗат кичәсе якташларны бергә җыйды
Балыклы авылы мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Мәгефүр Закировның иҗат кичәсе булды. Тамаша залында бер генә буш урын да юк иде. Кичәгә районыбызның "Ак калфак" оешмасыннан, "Салават күпере" иҗат берләшмәсеннән дә кунаклар чакырылган. Казанның Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән Сәрия Зиннәтова исә тумышы белән Балыклыдан. Иҗат бәйрәмендә авторның шигырьләре...