Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Рәхмәтле йөзләр – икеләтә бәхет: Кукмарадан Гөлмира Омарова ярдәм кулы сузар өчен яратылган

Гөлмира Омарова — гади һөнәр иясе генә түгел, ә аны бар күңел белән яратуның мөһим икәнен раслаучы гүзәл үрнәк.

Медицинада хезмәт итү — бу гади генә эш түгел, ә, чын мәгънәсендә, йөрәк кушуы. Әлеге хезмәткә бөтен күңелен биреп эшләүчеләрнең берсе — 40 елдан артык эш тәҗрибәсе булган шәфкать туташы Кукмарадан Гөлмира Омарова.

Гөлмира Мукатаевна Казахстанда туып-үсә һәм балачактан табиб булу турында хыяллана.

«Апам — табибә. Шуңа күрә мин кечкенә чакта еш кына аның фонендоскопы белән уйный, курчакларга уколлар ясый идем», — дип елмаеп искә ала танышым.

Жезказган медицина училищесын тәмамлагач, ул шундагы өлкә психоневрология диспансерында хезмәт юлын башлап җибәрә. Баштарак куркытты, дип сөйләде ул. Әмма биредә ул бәяләп бетергесез тәҗрибә туплый, ә һөнәри осталыгы һәм игътибарлылыгы аны хезмәттәшләре һәм пациентлар арасында яраткан шәфкать туташы итә. Психоневрология диспансерында ул 11 ел хезмәт куя.

Тормыш үз агымы белән дәвам итә. Озакламый Гөлмира ханым Кукмара егете белән таныша. Яшьләр башта очрашып йөриләр һәм тормышларын никах җепләре белән бәйлиләр. Берникадәр вакыттан соң гаилә Кукмарага күченеп кайта. Яшәү урыны үзгәрсә дә, кешеләргә ярдәм итү теләге аның өчен иң мөһиме булып кала. Ул медицина карьерасын алга таба да дәвам итәргә тели, моның өчен мөмкинлек эзли һәм озакламый «НАЗ» социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре командасына кушыла. Шулай ук ул район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә эшләгән җиде елны да җылы хисләр белән искә ала.

Үзәктәге 20 елдан артык хезмәте дәверендә ул кешеләргә ярдәм итүнең өр-яңа горизонтларын ача. Бүген үзәк төрле социаль хезмәтләр күрсәтә, ә шәфкать туташы медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә теләктәшлек программасында төп рольне башкара.

«Мин эшкә иртә киләм, ә безгә килүчеләр инде ишек төбендә көтеп тора торган булалар. Сине шулай каршы алулары күңелгә бик рәхәт, ә рәхмәтле йөзләрен күрү — икеләтә бәхет», — ди ул.

Гөлмира Мукатаевнаның кайгыртучанлыгы һәм һөнәри осталыгы күп кешегә авыр тормыш сынауларын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Ул социаль инициативаларда актив катнаша, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертә. Гөлмира ханым — гади генә шәфкать туташы түгел, ул — эшенең һәр минутына йөрәк һәм күңел җылысын кушып башкаручы кеше. Аның хезмәтенә бирелгәнлеге, кешелеклелеге һәм һөнәри осталыгы — чын-чынлап соклангыч.

Ире белән бергә алар ике бала үстергән, бүген дүрт оныкның шатлыгын күреп яшиләр. 

Гөлмира Омарова — гади һөнәр иясе генә түгел, ә аны бар күңел белән яратуның мөһим икәнен раслаучы гүзәл үрнәк. Чөнки нәкъ аның кебек кешеләр барында дөнья тагын матуррак һәм яктырак була.

Фото: Гөлмира Омарованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев