Печән исе, хезмәт яме һәм чиста шәһәр: Кукмара урамнары матурлана
«Матурлыкны һәрберебез ярата, шуңа күрә кеше хезмәтенең кадерен белеп, чисталыкны бергәләп саклыйк», — ди «Чиста шәһәр» оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова.
Кукмарабызның чисталыгын һәм төзеклеген тәэмин итүдә «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләренең өлеше гаять зур. Алар ел әйләнәсе урамнарда, юл буйлары, парк һәм скверларда тәртип булсын өчен армый-талмый хезмәт куя.
Шушы көннәрдә печән һәм үләннәрне чабу белән мәшгуль булган хезмәткәрләр белән очраштык. Алар шәһәрнең төрле почмакларында иртәнге сәгатьләрдән үк эшкә керешә.
— Үлән һәм печәннәр чабуны сигез кеше башкара. Алар арасында оешмада даими эшләүчеләр дә, вакытлыча урнашучылар да бар. Җәйге каникулларын файдалы үткәрергә теләгән яшьләрнең дә килүе бик куанычлы. Алар өлкәннәр белән беррәттән шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертә. Яшьләр өчен бу акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, ә хезмәтнең кадерен белү, җаваплылык һәм тәртипкә өйрәнү мәктәбе дә булып тора, — ди «Чиста шәһәр» оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова.
Өлге авылыннан Инсаф Газизуллин оешмада печән чабучы булып өченче елын эшли. Ул быел беренче гимназиянең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган. Укуын Кукмара аграр көллиятендә дәвам итәргә, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерергә тели.
— Авылны бик яратам. Шунлыктан киләчәк тормышымны да авыл хуҗалыгы юнәлеше белән бәйлисем килә. Яңа чабылган печән исе, җир белән эшләү — боларның барысы да миңа бик якын, — ди Инсаф. — Җәйге каникулны кәрәзле телефонда утырып, көнне бушка уздырасым килмәде, эшкә урнашуымның төп сәбәбе шул. Шәһәр урамнарын, юл читләрен, паркларны тәртиптә тотарга булышам. Оешмага 1 июньдә килгән идем, бер айга якын вакытның узганы сизелмәде дә. Печән чабарга, чабу җайланмасы белән эш итәргә бабай белән әти өйрәтте. Хезмәт хакына нәрсә сатып алырга икәнен әлегә уйламадым.
Икенче әңгәмәдәшебез — Икшермә кадет мәктәбе-интернаты укучысы. Аның өчен печән чабу — әле беренче ел гына.

— Әлегә кадәр мондый эштә катнашканым юк иде. Башта печән чабу бераз авыррак кебек тоелса да, хәзер ияләндем. Кеше күп булгач, үзебезгә йөкләнгән эшне тиз арада башкарып чыгабыз, — ди Тамерлан Шакиров. — Әти-әнидән гел акча сорап булмый бит инде, шуның өчен үземнең эшләп табасым килде. Хезмәт белән килгән акчаның кадере дә башкача икән.
Өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтова печән чабучыларның хезмәтләреннән канәгать булуын билгеләп үтте.
— Шәһәребез зур булганлыктан, хезмәт мәйданы да аз түгел. Җәйнең беренче ае гына узып барса да, үлән һәм печәннәр чабуга инде өченче тапкыр чыктык. Егетләрнең берсеннән дә зарлану сүзе ишеткәнем юк. Печән чапкычлары ватылса да, кемнедер көтеп тормыйлар, үзләре үк төзәтеп, рәтләп куялар. Яшь булуга карамастан, эшкә җаваплы карыйлар, тырышалар, — ди ул. — Район халкына да әйтер сүзем бар иде: конфет-печенье кәгазьләрен, туңдырма капларын, судан бушаган шешәләрне һәм башка чүп-чарны юл читләренә, үлән арасына ташламасагыз иде. Оешма хезмәткәрләренә ике эш башкарырга туры килә бит: башта чүп-чарны җыеп чыгалар, аннары гына үлән чабу эшенә керешәләр. Матурлыкны һәрберебез ярата, шуңа күрә кеше хезмәтенең кадерен белеп, чисталыкны бергәләп саклыйк.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев