Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Балтач егете белән Сосновка кызы киләчәген Кукмарада күрә

Нотфуллиннар гаиләсе, Кукмарага кайтып, үз нигезен булдыру нияте белән йорт сатып ала.

Кукмара соңгы елларда яшь гаиләләрне җәлеп итәрлек төбәккә әйләнә бара. Тыныч һәм җылы мохит, завод-фабрикалар, предприятиеләрнең киң үсеш алуы, хезмәт шартлары, үз эшеңне булдырып яшәргә мөмкинлекләр, уңайлы инфраструктура — боларның барысы да кешеләрне монда кайтырга һәм төпләнергә этәрә. 

Яшьләрнең үз нигезен Кукмара җирлегендә коруы, гаилә бәхетен биредә табуы сөендерә һәм районның киләчәге нык кулларда булуына өмет уята. Яңа йортлар, яңа эш урыннары, актив тормыш позициясе — болар барысы да Кукмараның яшәешенә ямь өсти, аны тагын да үсешкә илтә.

Үз эшен ачып, район икътисадына өлеш кертергә теләгән яшь гаиләләр — горурлык. Шундый мисалларның берсе — Балтачта туып, бүгенге көндә Кукмарада гомер итүче Илнар Нотфуллинны атарга мөмкин.

Илнар тумышы белән Балтач районының Бөрбаш авылыннан. Егетнең тормыш юлы, беренче карашка, гади генә күренсә дә, ул үзендә зур тәҗрибә һәм көчле ихтыярга ия. Мәктәпне тәмамлагач, ул башкалар кебек үк, бәхет эзләп, эш табу һәм һөнәр үзләштерү максаты белән Казанга юл тота. Иң элек төзелеш көллиятен, аннары читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Башкалада ул төрле өлкәдә хезмәт куя, тәҗрибә туплый, кешеләр белән эшләргә өйрәнә, сигез ел тирәсе автосервиста хезмәт куеп, машина төзелеше һәм ремонтлау юнәлешендә үз осталыгын камилләштерә.

Әмма күңелендә һәрвакыт бер уй яши: «Киләчәктә үз эшем булсын иде, гаиләм белән тыныч, үз йортың белән яши алырлык урын сайласам иде». Бу хыялны чынга ашыруда аңа гаиләсе көч бирә. Хатыны Олеся — Киров өлкәсенең Сосновка шәһәреннән. Ул белеме буенча логопед икән. Алар бергәләп ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш көтү өчен төбәк сайлаганда икесе өчен дә якын булган урынны табу табигый хәл була. Әти-әниләре дә балаларының бу карарларын шатланып кабул итәләр. 

«Казан шәһәрендә фатирлар бик кыйммәт тора. Башкалага якын булган тирәдән йорт сатып алсаң да, күпме юлда йөреп эшләргә туры килә. Шуңа күрә Кукмара дип уйладык. Чөнки ул безгә кечкенә вакыттан таныш, бирегә еш килә идек. Шәһәр ошый, үсә, үзгәрә, үз эшен булдырырга теләгән кешеләр өчен дә бу бик яхшы күрсәткеч дип уйлыйм. Ике яктан әти-әнигә дә якын булырбыз дип уйладык. Табигате дә матур, халкы ярдәмчел, хезмәт сөючән. Без үзебезне монда бик иркен хис итәбез. Балалар үстерер өчен дә шартлар бик әйбәт», — дип сөйли Илнар.

Гаилә Кукмарага кайтып, үз нигезен булдыру нияте белән йорт сатып ала. Яңа өйгә күченү белән беррәттән, егет төп теләген — шәхси хуҗалыгы территориясендә автосервис ачу ниятен дә тормышка ашырырга керешә. Моның өчен үзмәшгуль буларак теркәлә, социаль контракт төзи. «Документлар җыю бер дә авыр булмады, теләк кенә кирәк», — ди яңа танышыбыз. Шуның нигезендә бирелә торган суммага автосервис өчен кирәкле җиһазлар алырга планлаштыра. Моңа кадәр еллар буе тупланган белеме, осталыгы һәм тәҗрибәсе аңа ышанычлы нигез булып тора.

«Машиналар белән эшләү — минем яраткан шөгылем. Казанда эшләгәндә күп нәрсәгә өйрәндем: тәҗрибәле осталар янында тордым, төрле катлаулы ремонтларны башкардым. Үз гаражыма ярдәм сорап килгән кешеләрнең машиналарын ремонтлау — бу минем хыял иде, — диде ул. — Билгеле, Кукмарада һөнәрле халык яши, машина төзекләндерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Әмма һәр слесарьның үз клиенты була, минем дә хезмәтемне тиешенчә бәяләүчеләр табылыр дип уйлыйм. Бары тик моңа вакыт кына кирәк. Минем өчен иң мөһиме — кешеләрнең ышанычын аклау». 

Бүген Кукмара районы янә бер тырыш, хезмәтне яратучы, үз осталыгы белән халыкка файда китерергә теләүче гаиләгә бай. Аларның хыялы — киләчәктә эш урынын әкренләп киңәйтү, тагын да югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтү. Чит җирдә эш башлау — гаилә өчен зур адым, билгеле. Әмма тырышлык, сабырлык һәм үз эшенә мәхәббәт булганда, теләсә кайда үз урыныңны табып була.

Фото: Нотфуллиннарның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев