Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

«Кукмор-информ» журналисты Ризилә Корбанова: Укучы ышанычы — зур бүләк

19 май — Татарстан Матбугаты көне.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, газета битләрендә дөнья күргән эчтәлекле, тормышчан язмалары өчен журналист Ризилә Корбанова газетаның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия белән бүләкләнде.

Ризилә Муллагали кызы — тумышы белән Адай авылыннан. Ул Зур Сәрдек гимназиясен уңышлы тәмамлап, Казандагы Татар дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. Студент елларында ук әдәбиятка, иҗатка мәхәббәте тирәнәя, сүзнең кадерен белергә өйрәнә. 

— Диплом алганнан соң, Казан мәктәпләренең берсендә балаларга белем һәм тәрбия бирдем. Укытучылык хезмәте минем өчен чыныгу мәктәбе булды, яшь буын белән аралашу сабырлыкка, җаваплылыкка өйрәтте, — ди ул. 

Әмма 2012 елдан язмам героеның тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала — ул «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә корректор булып эшкә килә. Төгәллек, игътибарлылык таләп иткән әлеге вазыйфада тәҗрибә туплагач, ике елдан соң журналист булып эшли башлый. Инде менә ун елдан артык хезмәттәшебез үзенең язмаларында район тормышының төрле якларын яктырта, аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсенә зур игътибар бирә, хезмәт кешесен данлый, актуаль темаларны күтәрә. Аның бай эчтәлекле, уйланырга мәҗбүр итә торган мәкаләләре ихласлыгы, төгәллеге һәм тирән мәгънәсе белән аерылып тора.

— Редакция ишеген очраклы гына рәвештә ачып керсәм дә, әлеге хезмәт тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде, каләм, сүз, иҗат дөньясы мине тулысынча үзенә җәлеп итте. Газета битләрендә урын алган һәр язма артында кешеләр язмышы, шатлык-борчулары, хезмәт һәм тырышлык ята икәнен аңладым, — ди каләмдәшебез. — Хезмәт юлымның тәүге елларында өлкән хезмәттәшләрем киңәшләре белән ярдәм итте, һөнәри серләрне өйрәтте. Һәр яңа очрашу — үзенә күрә бер мәктәп булды. Бүген инде журналистика минем өчен гади генә эш урыны түгел, ә күңел халәте, яшәү рәвеше. Газета укучыларының ихлас теләкләрен, мәкаләләремә карата фикерләрен ишетү миңа аеруча зур илһам һәм көч бирә. Кемдер язманы укып, үзенең уй-кичерешләре белән уртаклаша, кемдер рәхмәт сүзләре җиткерә, ә кайберәүләр күтәрелгән мәсьәләгә карата тәкъдимнәрен әйтә. Боларның һәркайсы — хезмәтемнең бушка түгеллеген күрсәтә. Журналист өчен укучы ышанычы — иң зур бәя. Нәкъ менә шул ышаныч алга таба да тырышып эшләргә, каләмне үткен тотарга этәрә.

Фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев