«Без ярдәм итәргә тиеш»: Кукмарадан “Сева” позывнойлы райондашыбыз турында
Севара хәзерге вакытта Иркутск волонтерлар берләшмәсе вәкиле булып тора.
Моннан бер ел элек Кукмара егете, килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Бертуганына якынрак булу өчен, апасы Севара да читтә калмый. Ул Ростов якларына барып урнаша һәм волонтерлык эшчәнлегенә алына.
Әти-әнисе янына кунакка кайткан “Сева” позывнойлы райондашыбыз белән очрашып, аның бүгенге тормышы, фронттагы егетләргә күрсәткән ярдәме һәм күңел кичерешләре турында сөйләштек.
– Минем карарны кабул итү әти белән әнигә җиңел бирелмәде. Әмма якыннарым үзләренең ышанычларын белдерде һәм теләктәшлек күрсәтте. Энемнән: “Без алгы сызыкка керәбез”, – дигән хәбәрне алуга, җыена башладым. Ул бездән бик күп чакрымнар читтә ут эчендә булганда, тыныч кына өйдә утыру минем өчен мөмкин түгел иде. Беренчел кирәк-ярак әйберләрне алдым, балаларны машинага утырттым да юлга кузгалдым. Ягулык салу станциясе һәм балаларга тәм-том алу өчен берничә генә тукталыш ясап, 17 сәгать эчендә тиешле урынга барып җиттек. Бүгенге көндә биш һәм алты яшьлек ике сабыем, әнием ягыннан әбием белән Ростов шәһәрендә яшибез, – ди әңгәмәдәшем.
Севара хәзерге вакытта Иркутск волонтерлар берләшмәсе вәкиле булып тора. Аның өчен бу эш – гади генә ярдәм түгел, ә күңел кушуы.
– Егетләребез махсус хәрби операция зонасында ил тынычлыгы өчен хезмәт итә. Без кулдан килгәнчә аларга терәк булырга тиеш, – ди ул. – Ростовка килгәч, очраклы гына Анастасия исемле волонтер белән таныштым. Ул вакытта госпитальгә кирәк-яраклар илтү өчен машина кирәк иде. Аның: “Син үзеңнең кая барасыңны күз алдыңа китерәсеңме?” – дигән сүзләре әле дә хәтердә. “Әйе. Якынча”, – дип җавап бирдем шул чагында. Волонтерлык эшчәнлегем әнә шулай башланып китте. Бер елга якын инде Анастасия белән утлар-сулар кичәбез. Хәзер чикне дә җайлы гына узабыз, блок-постларда да таныйлар, исәнләшәләр. Азык-төлек, кием-салым, дару препаратлары, көнкүреш кирәк-яраклары, урын-җирләр – кеше нәрсә алып килә, шуларны һәм хәрбиләрнең сораулары буенча тупланган әйберләрне, “исем”ле посылкаларны шәхси җиңел автомобильдә илтеп тапшырабыз. Фронттагы хәрбиләр өчен туган як хәбәрләре, якыннары җибәргән тәм-томнар аеруча кадерле. Беркемнең гозерен кире каккан юк. Госпитальләргә дә еш йөрибез. Хәрбиләр һәрчак сөенеп каршы алалар, үзләрен онытмаган өчен рәхмәт сүзләре ирештерәләр. Мин татарстанлыларны да еш очратам. Алар белән сөйләшкәч, туган якка кайткандай булам. Ир-егетләрнең күзләрендәге сагынуны күрү йөрәккә үтә. Әмма шул ук вакытта аларның көчле рухы, бер-берсенә терәк булуы илһамландыра да.
Волонтерның сүзләре буенча, юлда каршылыклар да җитәрлек. Тикшерү пунктлары аша үтү, хәвефле участоклар, эмоциональ киеренкелек – барысы да зур түземлек сорый.
– Кайбер сәфәрләр күз яшьләрсез дә үтми. Берсендә Анастасия белән гуманитар ярдәм илтергә чыктык. Икебез дә рульдә: беребез – алдан, икенчебез арттан бара. Бераздан нигәдер дустым машинасының тизлеген киметте дә, кулы белән ишарәләп, узып китәргә кушты. Бездә кагыйдә шундый: беркемне көтмибез, туктап калырга ярамый! Мин алга киттем, әмма күңелем белән бик борчылдым. Үзем барам, үзем елыйм, көзгедән Анастасияне карыйм – ул күренми, трасса өстендә дроннар оча. Беренче блок-постка ничек килеп җиткәнемне дә хәтерләмим. Машинадан төштем дә, дустымны калдырганга ачынып, үкси-үкси еладым. Бәхеткә каршы, ерактан аның машинасы күренде. Ул исән-сау килеп җитте. Күрешкәч, сөенечнең чиге булмады. Аның машинасы ватылган, тизлек җыя алмаган булып чыкты, – дип искә ала “Сева”. – Тора-бара һәммәсенә: авырлыкларга да, югалтуларга, озын юлларга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә дә өйрәнәсең. Йөрәкне тетрәндергән хәлләр дә вакыт узу белән сабырлыкка әйләнә. Иң мөһиме – күңелдә өметне саклау, иртәгәсе көнгә ышанычны югалтмау.
Райондашыбыз мессенджерларда ачылган берничә төркемдә вәкил булып тора.
– Хәвефсезлек һәрчак беренче урында. Төркемгә яңа кешеләрне кабул иткәнче, иң элек аның кем булуын тикшерәбез. Чөнки анда төрле юнәлешләр буенча безнең маршрутлар да урын алган, – ди Севара.
Бу гаилә тарихы – туганлык җепләренең ныклыгын, бердәмлек һәм ярдәмләшүнең әһәмиятен күрсәтә. Кайда гына булсак та, безне бер максат – тынычлык һәм иминлек теләге берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев