Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Аның кулында чигү җебе җанлана: Кукмара остасы Римма Закированың хезмәте

Олыяз авылында туып-үскән, балачактан ук әнисе һәм әбиләре үрнәгендә кул эшләренә өйрәнгән Римма Закированың һәр эшендә күңел җылысы, матурлыкка һәм хезмәтенә мәхәббәт чагыла.

Кукмара шәһәрендә яшәүче Римма Закирова — үзенең алтын куллары, нәфис зәвыгы һәм тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын казанган оста чигүче. Аның һәр эшендә күңел җылысы, матурлыкка һәм хезмәтенә мәхәббәт чагыла.

Римма Олыяз авылында, өч балалы гаиләдә уртанчы булып дөньяга килә. Әти-әнисе — Рәфисә апа белән Фаяз абый — балаларын кечкенәдән үк матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтеп үстерә. Кыз кул эшләренә мәхәббәтне дә нәкъ менә гаилә җылысыннан, әнисе һәм әбиләре үрнәгеннән алган.

— Әти башта зур машинада йөрде, аннары йон тетә торган җайланма алды. Ә кул эшләренә әвәслек, мөгаен, әниемнән киләдер. Ул — тегүче. Казандагы училищены тәмамлагач, Зур Сәрдек авылында хуҗалык йортында (бытовой) хезмәт куйган. Кияүгә чыгып, Магаданга күченгәч тә, тегү эшен ташламаган. Кечкенә чакта әни безгә күлмәкләр тегеп киертә иде. Мәктәптә чыгарылыш кичәсенә кигән күлмәгем дә — аның хезмәт җимеше. Әни һәрвакыт безгә: «Бу эш авыр, күзләреңне бетерә күрмә», — дип кисәтә иде. Әмма күңелдәге матурлыкка тартылу үзенекен итте. Әни җитешмәгән чакларда, аның машинасы артына утырып, урын-җир әйберләре тегәргә булыша идек. Шулай итеп, кул эше минем тормышымның бер өлешенә әйләнде. Гомер буе шәл, йон оекбаш бәйләгән, текән, чиккән әбиләрнең тәрбиясе дә читтә калмагандыр. Алар безне кече яшьтән үк кул эшләренә тарттылар. Телевизор караганда да, тик кенә утырасы түгел, кулда һәрвакыт берәр эш булырга тиеш иде. Әни әйтә: «Син балалар бакчасына йөргәндә аягыңа башмак бәйләп кигән идең», — ди. Мәктәптә укыганда исә мин инде төрле картиналар чигә башладым, — дип елмая Римма.

Аның сәләтен мәктәп укытучысы Айсылу Мансур кызы күреп ала һәм кул эшләре буенча төрле конкурс, чараларга йөртә. Римма еш кына призлы урыннар яулый. Ул чакта кызның кул эшенә мәхәббәте гомерлек шөгыльгә әверелер дип кем уйлаган!

Олыяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Римма Закирова Казан мәдәният институтында белем ала. Педагог-оештыручы белгечлеген үзләштереп, хезмәт юлын авыл мәдәният йортында башлап җибәрә. Соңрак гаиләсе белән Казанга күченеп, балалар бакчасында эшли башлый. Тормыш иптәше Рафил дә — Олыяз авылыннан. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә өч бала үсә. 

2016 ел Римма өчен яңа башлангыч елы була. Ул вакытта чигү эшенә ныклап тотына.

— Иң элек әнкәй (кайнана) киңәш бирде: «Хәзер махсус чигү машиналары бар, әгәр син бу эшкә керешсәң, булдырыр идең», — диде. Башта ышанмадым, чөнки андый техника бик кыйммәт иде — йөз мең сумнан артык торды. Өстәвенә, аның программасын да сатып алырга кирәк. Әмма ирем Рафил һәрвакыттагыча терәк булды: интернеттан бар мәгълүматны табып, ничек эшлисен күрсәтте. Бер атна дигәндә без әлеге машинаны өйгә алып кайтып та куйдык, — дип, беренче ныклы адым ясаган вакытларын искә ала чигүче.

Ул чакта Римма декрет ялыннан яңа гына эшкә чыккан була. Тәүге чиккән мендәрләрен ул мөдиренә, өлкән методистка, әнисе һәм кайнанасына бүләк итә. Туганнар, дуслары да читтә калмый. Шулай итеп, чигү эше кечкенә хобби булудан чыгып, төп шөгыльгә әверелә.

2019 елда гаилә Кукмарага кайтып урнаша. Бүгенге көндә Римма Закированың өч сәнәгать чигү машинасы бар. Аларның бәяләре 600-700 мең сумнан артып китә. Техникалар югары сыйфатлы, җитештерүчәнлекләре дә көчле. Әмма, остабикә әйтүенчә, уңышның нигезе машиналарда түгел, ә белемдә һәм күңел җылысында.

— Машинада чигүнең уңышы 99 процент дизайннан тора, — ди ул. — Шуңа күрә аны сыйфатлы итеп ясарга өйрәнергә кирәк. Башта дизайннарны ирем ясый иде, соңрак ул мине өйрәтте. 2021 елда Ярославль шәһәрендә укулар үтеп, рәсми дизайнер белгечлеген алып кайттым.

Хәзер Римма компьютерда үзе дизайн ясый: рәсемнәрне, орнаментларны, язуларны эшкәртә, элементларның чигү тәртибен, юнәлешен билгели. Аның кулыннан сумкалар, кепкалар, намазлыклар, түбәтәйләр, хәситәләр, сөлгеләр, халатлар, мендәрләр, хәтта солдатка китүче егетләргә кулъяулыклар да искиткеч матур һәм зәвыклы булып чыга. Һәр эшен үзенчәлекле итеп, күңел җылысы белән башкара.

— Фантазия чиксез, — ди Римма. — Иң мөһиме — теләк, вакыт һәм сәламәтлек кирәк.

Берәү аннан болай дип сораган:
— Син көнеңнең күпме вакытын үзеңә сарыф итәсең?

Римма елмаеп җавап биргән:
— Әгәр яраткан эшем бәхет китерә икән, бу үзеңә сарыф ителгән вакытка керәме?
— Әлбәттә, — дигәннәр аңа.
— Димәк, көнемнең дүрттән бер өлеше үземә багышланган вакыт, — ди остабикә. — Мин бу эшкә бөтен күңелемне бирәм. Ул мине ял иттерә, рухи көч бирә. Хәтта төнлә чигәргә туры килсә дә, авыр түгел — киресенчә, канәгатьлек һәм шатлык кына китерә.

Бүген Римма Закирова — кул эшенә гашыйк, иҗат белән яшәүче, гүзәллек яратучы ханым. Матурлык тудыру җиңел эш түгел. Әмма Римма кебек осталарның кул астында һәр чигү җебе җанлана.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев