Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның барлык гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады
-Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне ихластан язның беренче бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итәм. Хезмәтегездә, тормышыгызда казанышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, - диелә котлауда. - Районыбызда хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Балалар тәрбияләүче ана буларак та сез олы хөрмәткә лаек. Уңышлар һәм уңышсызлыклар да иң беренче булып гаиләдә,...
-Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне ихластан язның беренче бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итәм. Хезмәтегездә, тормышыгызда казанышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, - диелә котлауда. - Районыбызда хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Балалар тәрбияләүче ана буларак та сез олы хөрмәткә лаек. Уңышлар һәм уңышсызлыклар да иң беренче булып гаиләдә, хатын-кызның кәефендә чагыла. Сез үзегезгә хас сабырлык, олы җанлы булуыгыз белән аларны чишү юлларын таба беләсез, без - ир-ат халкын яңадан-яңа үрләргә әйдәп, илһамландырып торасыз. Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев