Түбән Өскебаш авылының Пилорама урамында яшәүчеләр редакциягә хат юллаганнар иде. Анда 1992 елда ук барлыкка килгән урамга бүгенгәчә су кертелмәве, юлга бер йөк тә ком-таш салынмавы бәян ителгән. Газетабыз журналисты биш кеше имза куелган шикаять эзеннән урынга барып, аларның үзләре белән дә очрашып, фикерләре белән танышып кайтты. Хат уңаеннан җирлектә...
Түбән Өскебаш җирлеге дүрт авылны берләштерә, 353 хуҗалыкта 1040 кеше яши. Хезмәт яшендәгеләрнең 56сы бюджет учреждениеләрендә, 30 кеше "Тукай" агрофирмасында хезмәт куйса, 25 кеше авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда үз эшен ачкан. Авыллардан читкә китеп эшләп йөрүчеләрнең күп булуы бүгенге көнгә хас эшсезлек проблемасының бу җирлекне дә читләтеп үтмәве турында сөйли. Хәер, хәзерге техника заманында Кукмарага яки башка җиргә барып-кайтып хезмәт кую гадәти хәлгә әверелеп бара. Әмма үз тирәңдә генә эшләп йөрүгә җитми инде. Озак вакытка читкә чыгып китүдәге гаилә ныклыгына да зыян килергә мөмкин бит. Авыл халкы тырыш, мал асраучылар да күп, шәхси хуҗалыкларда 434 мөгезле терлек исәпләнә. Бишәр, җидешәр сыер тотучылар да бар икән.
Авылларның социаль-көнкүреш хәленә килгәндә, биредә соңгы елларда федераль һәм республика максатчан программалары нигезендә шактый эшләр башкарылган: Түбән Өскебашта урта мәктәп һәм мәдәният йорты капиталь ремонтланган, фельдшер-акушерлык һәм ветеринария пунктлары, полиция йорты куллануга тапшырылган, бүгенге көндә Кызыл Тау (Красная Гора) авылына илтүче 4 чакрым арага асфаль юл салына. Бу мәсьәлә бер генә җыенда да күтәрелми калмый иде - юлсызлык авыл халкының иң үзәгенә үткән проблема бит ул. Соңгы берничә елда үзара салым программасының тормышка ашырылуы авыл эчендәге юлларны әзме-күпме тәртипкә китерергә ярдәм итте.
-Узган ел халыктан 254 мең 800 сум акча җыелган иде, дәүләт ярдәме белән ул 1 миллион 274 мең сум булды, - дип сөйләде җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов. - Шуның 907 мең сумы Югары Өскебаш авылында - 252 , Түбән Өскебашның үзәк урамында - 437, Битләнгердә - 100, Кызыл Тауда 198 метр юлга вак таш җәю өчен тотылды. Ә быел халыктан җыелып, дәүләт ярдәме белән 1 миллион 980 мең сум булган үзара салым акчасының 700 мең сумына гомуми озынлыгы 700 метр булган урам юлларына вак таш түшәләчәк.
Җыенга килгән халыкка: "Түбән Өскебашта үзәк урамга таш җәюне дәвам итәргәме соң, әллә Пилорама урамынамы?"- дип тә мөрәҗәгать итте ул. Башта үзәк урам юлын рәтләп бетерергә кирәк, дигән фикер әйтелде. Пилорама урамында яшәүчеләрнең хәлен дә аңлап була: аларга да көн саен техника белән чыгып китәргә, печәнен-саламын, төзелеш материалларын алып кайтырга кирәк. Ә язгы-көзге пычракларда таш җәелмәгән юлларның нинди хәлгә килүен анда яшәмәгән кеше дә аңлар. Җитмәсә, су проблемасы да бар икән: аны элеккеге "ВАМИН" системасыннан калган, хәзер "Тукай" җәмгыятенә караучы башнядан алалар, су насосы тоткан электр уты өчен зур суммада акча түләп баралар икән. Җирлектә быел үзара салым акчасының 404 мең сумына су башняларын ремонтлау планга кертелгән.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 9 август саныннан укып белә аласыз.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев