Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сүтелмәгән сарай-гаражлар төзекләндерү өчен комачаулык тудыра

-Гаражларны йорт яныннан күчерү өчен Кукмараның металл савыт-сабалар заводы янында, "Сельхозтехника" һәм кирпеч заводы территорияләреннән бушка урыннар бүлеп бирелде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Тик менә кайберәүләр һаман да үзләренең иске сарай-гаражларына ябышып яталар, шикаять өсте шикаять язалар. Әйтеп-аңлатып та уртак фикергә килү мөмкин булмагач, суд...

-Гаражларны йорт яныннан күчерү өчен Кукмараның металл савыт-сабалар заводы янында, "Сельхозтехника" һәм кирпеч заводы территорияләреннән бушка урыннар бүлеп бирелде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Тик менә кайберәүләр һаман да үзләренең иске сарай-гаражларына ябышып яталар, шикаять өсте шикаять язалар. Әйтеп-аңлатып та уртак фикергә килү мөмкин булмагач, суд аша штрафка тарткан очраклар да аз булмады. Аларның үзсүзле булулары нәтиҗәсендә башкалар җәфа чигә. Әйтик, ике гараж алынган, ә алар күршесендәге бер корылма калган икән, без ул территориядә эш башлый алмыйбыз. Димәк, бу ишегалды проблема хәл ителгәнчегә кадәр кичектерелеп тора. Бәлки, әлеге эшләрнең башкарылачагына ышанмаучылар да бардыр. Әмма алда санап үтелгән төзекләндерү эшләренең барысы да 1-2 эл эчендә төгәлләнәчәк. Шулай ук киләсе елдан ишегалларын, юлларны төзекләндерү өчен махсус программа да эшләп китәчәк. Финанслау булу белән, бер генә объект та игътибардан читтә калмаячак. Хәзерге вакытта архитекторлар тарафыннан һәр ишегалдына концепция проектлары эшләнә. Шулай ук без җыеннар уздырып та, халык фикерен исәпкә алачакбыз һәм планга кертәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев