31 июль 2017 яңалыклары
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган.
-
Нормабаш авылы буасында балыкчылар ярышты (фото)
Конкурста җитмешкә якын балыкчы катнашты
-
Район прокуратурасына прокурор ярдәмчесе билгеләнде
Абделкарәмов Илдус Булат улы 1993 елның 5 маенда Әлмәт шәһәрендә дөньяга килгән.
-
Кукмарада “Мәк” операциясенең беренче этабы төгәлләнде
Кукмарада кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу максатыннан уздырылучы "Мәк-2017" ведомствоара оператив-кисәтү операциясенең беренче этабына нәтиҗә ясалды. Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөрде.
-
Полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре “Нараткай”га барды (фото)
Камышлы урманы буендагы "Нараткай" лагерендә хәзерге вакытта хәрби-патриотик юнәлештәге өченче смена балалары ял итә.
-
Хәнияләр башка булмас инде...
Югалтулар елы булды бу - ихлас җырчыларыннан берсе Хәния Фәрхи белән мәңгелеккә хушлаштык.
-
Кукмара мөхтәсибәте өчен намаз вакыты
-
"Хезмәт даны"на языл һәм зур бүләк от
2018 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен август ахырына кадәр район газетасына ташламалы бәя тәкъдим ителә, 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән язылырга мөмкин.
-
Кызыл Тауда балалар Сабан туе узды
Районыбызда Сабантуйлар дәвам итә. Шуларның чираттагысы Кызыл Тау авылы клубы каршында үтте. Балалар бәйрәмдә сулы чиләкләр, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту һәм башка уеннарда бик теләп катнашты.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев "Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булып кайтты (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев, "Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булып, терлек азыгы хәзерләү эшләренең барышы белән танышты.
-
Зур Сәрдекнең "Якты моңнар" төркеме Борбашта концерт куйды (фотолар)
Зур Сәрдек мәдәният йортының "Якты моңнар" концерт төркеме Балтач районының Бөрбаш мәдәният йортында "Җырлы авыл кичләре" дигән концерт куйды. Мәдәният министрлыгы билгеләгән әлеге чара зур уңыш белән узды, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Пычакта балалар экологиягә багышланган рәсем конкурсында катнашты (фото)
Балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Пычак авылының клуб һәм китапханәсендә экология елы уңаенннан рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Сүтелмәгән сарай-гаражлар төзекләндерү өчен комачаулык тудыра
-Гаражларны йорт яныннан күчерү өчен Кукмараның металл савыт-сабалар заводы янында, "Сельхозтехника" һәм кирпеч заводы территорияләреннән бушка урыннар бүлеп бирелде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Тик менә кайберәүләр һаман да үзләренең иске сарай-гаражларына ябышып яталар, шикаять өсте шикаять язалар. Әйтеп-аңлатып та уртак фикергә килү мөмкин булмагач, суд...