Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар 15 майга кадәр шашлык кыздыра алмаячак

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу очраклары арту сәбәпле, Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Бу чорда җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр үзләре карамагындагы обектларда, гражданнар исә шәхси торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, беренчел янгын сүндерү җайланмалары...

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу очраклары арту сәбәпле, Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә.

Бу чорда җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр үзләре карамагындагы обектларда, гражданнар исә шәхси торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, беренчел янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазландырырга, территорияләрне чүп-чар, үләннәрдән чистартырга тиешләр.

Корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, янгын чыгу куркынычы тудырган эшләр башкару, ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү, пиротехник җайланмалар куллану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев