Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада узган республикакүләм савымчылар ярышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты (фото)

Бүген Кукмарага эш визиты белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы, "Урал" хуҗалыгында яңа төзелгән мегаферма белән танышты, Вахитов исемендәге хуҗалыкның Вахит комплексында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министр кукмаралыларның терлекчелек тармагындагы эшләренә югары бәя бирде: -Хәзерге заманда терлек санын...

Бүген Кукмарага эш визиты белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы, "Урал" хуҗалыгында яңа төзелгән мегаферма белән танышты, Вахитов исемендәге хуҗалыкның Вахит комплексында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министр кукмаралыларның терлекчелек тармагындагы эшләренә югары бәя бирде:

-Хәзерге заманда терлек санын ишәйтү, җитештерүне арттыру зур батырлыкка тиң. Сез дә, сөтчелек тармагы нык алга киткән әтнәлеләрне дә уздырып, иң күп сөт савучы исемен яуладыгыз. Шуның белән күршеләрегезнең яхшы мәгънәдә тынычлыгын алдыгыз. Районыгызның "Восток", "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкларындагы мега-фермалар сөт җитештерүне тагын да арттырырга ярдәм итә, - диде ул.

Кукмара районында хәзерге вакытта көнгә 205 тонна сөт савыла. Бу узган елгы дәрәҗәдән 37 тоннага күбрәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да күпләп мал асрала. Үз эшен башлап җибәрүчеләр дә төрле грантлардан файдаланалар. Район башлыгы Сергей Димитриев дәүләт ярдәме өчен зур рәхмәт белдерде. Марат Әхмәтов шушы хуҗалыкта баручы республика савымчылар ярышында катнашучыларны да сәламләде.

-Әлеге һөнәр ияләренә хөрмәтем аеруча зур. Чөнки элек-электән аларның нинди авыр хезмәт башкаруларын үз күзләрем белән күреп, үз күңелем аша үткәреп торам. Таң йокыларын калдырып, иртәнге савымга килүләре өчен генә дә аларга өстәмә түләргә кирәк. Ә Кукмара савымчыларына аеруча рәхмәтлемен. Алар республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан 5 район сауган кадәр сөт җитештерәләр, - диде ул.

Савымчылар бәйгесендә катнашучылар теоретик белемнәрен тикшерделәр, саву аппаратын сүтеп-җыю, сыер саву буенча көч сынаштылар. Бәйгеләр арасында Сабантуйда катнашырга, матур концерт-тамаша карарга, Кукмара районының сәнгать предприятиеләре белән танышырга вакыт таптылар.

Конкурста Мамадыш районыннан Сания Насыйбуллина абсолют җиңүче булып танылды. 1 урынны Кама Тамагы районыннан Фәйзегөл Амануллина һәм Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгыннан Лидия Габдрахманова яулады.

Гөлгенә Шәрипова хәбәре, Ризилә Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев