28 июль 2016 яңалыклары
-
Ирләр дә елый белә!
Авылга кайтучы автобуска кереп утыруга ук, карашым урта яшьләрдәге бер ир-атка төште. Күзендә мөлдерәгән яшь, тирән сагыш күргәч, ни өчендер бәхетсез кебек тоелды ул миңа. Төскә-биткә ямьсез дә түгел, сукса тимер өзәрдәй бу ир-атны кем яки нәрсә бу хәлгә төшергән? Кызгануым аркасында янындагы буш урынга утырдым, ә ул моны көткәндәй,...
-
Өлге балалары шахматта көч сынашты
Балаларның җәйге ялы төгәлләнергә дә нибары бер ай вакыт калып бара. Каникулны файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен клубларда күптөрле чаралар уза. Өлге авылы клубы хезмәткәрләре дә балалар арасында шашка ярышы үткәрделәр. Әлеге уен малай-кызларга бик ошады. Фотолар "Наш Кукмор" төркеменнән алынды.
-
Дилә Нигъмәтуллина Казанга кайткач кына аңына килгән
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бер дә таныш булмаган яшь парның туенда бушка чыгыш ясаган! Ничек шулай килеп чыкканын без җырчының үзеннән белештек. "Билгеле алып баручы Ирина Дранкова җитәкчелегендәге "Сезнең көн" ("Ваш день") бәйрәм студиясе оештырган "Хыялдагы бушлай туй" дип аталган проект кысаларында килеп чыкты ул. Проектта җиңеп чыккан яшь пар Булат...
-
Сөенеч: Кукмарада яңгыр яуды
Бүген кичке сәгать бишләр тирәсендә Кукмарабызда чиләкләп коеп яңгыр яуды, гөрләвекләр акты. Яшене дә булмады, күк тә күкрәмәде, җиле дә юк иде. Яңгырдан соң бар җиһанга яңа сулыш өрелгәндәй булды. Кызу көннәр арасында яңгыры да бик кирәк шул!
-
Кукмарада узган республикакүләм савымчылар ярышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты (фото)
Бүген Кукмарага эш визиты белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы, "Урал" хуҗалыгында яңа төзелгән мегаферма белән танышты, Вахитов исемендәге хуҗалыкның Вахит комплексында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министр кукмаралыларның терлекчелек тармагындагы эшләренә югары бәя бирде: -Хәзерге заманда терлек санын...
-
Камышлы авылы зиратында өмә оештырыла
30, 31 июльдә Камышлы авылы зиратында өмә була. Барлык читтә яшәүче авылдашларны көтеп калабыз. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
-
Кукмарада умартачылар җыелышы була
29 июльдә, 9 сәгатьтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында Кукмарада үтәчәк "Бал ярминкәсе"нә кагылышлы умартачылар җыелышы була.
-
“Нараткай”да ял итүчеләр полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты (фото)
Камышлы урманы буенда сыенып утырган "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре - Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар. Инспекторлар балаларга караклык, тәртип бозу, кечкенәләрне...
-
Чаллы кызы Африка принцына кияүгә чыккан
Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы журналисты Адилә Газетдинова яза. "Вечерние Челны" язуына, Алинә бәхетен мич башында көтеп ята торган кыз түгел. Ул, бәхет эзләп, Кытайга чыгып киткән һәм Шанхайда яраткан ирен - Бакины тапкан. Хәзер аларның уллары Дэвид үсеп...
-
Нурминкә елгасын төзекләндерү эше биш ел дәвамында барачак (фото)
Кукмара үзәген - Нурминкә елгасын төзекләндерү эше биш ел дәвамында барачак. Ә быелгы эшләрне 8 августка кадәр төгәлләү - төзүчеләр алдында көн кадагында торган мәсьәлә. Бер генә атна Кукмарада булмаган идем, үзгәрешләрне күреп сөендем. Җиңү Паркы янындагы күперне ничек матур итеп төрле төскә буяп, өстен ябулы итеп эшләп куйганнар. Кара,...
-
“Кичке уен” күңелле узды (фото)
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мйәданда узган "Кичке уен"ны Түбән Өскебаш һәм Кәркәүч авыл җирлекләре оештырды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Дискотека да шәп булды! Гөлия Нуриева фотолары