Кукмарада Сабантуй бәйрәме гөрләде (фотолар)
Милли бәйрәм - Сабантуй бик матур, оешкан төстә узды.
Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе, Казандагы "Кукмара якташлыгы" оешмасы рәисе Фәрхәд Хөснетдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Лаеш районы суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, КФУ профессоры, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллиннар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Сергей Димитриев үзенең котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе, Казандагы "Кукмара якташлыгы" оешмасы рәисе Фәрхәд Хөснетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Бәйрәмдә кыр батырлары, алдынгы механизатор, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы берлеге җитәкчеләре, белгечләр, сәнәгать, төзелеш, социаль өлкәдә хезмәт куючылар, спортчылар бүләкләнде.
Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, район үзешчәннәре, иҗат коллективларының чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, ямь өстәде.
Эльвира Мөбарәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев