Кукмарада “Чакара” удмурт җырлары фестивале узды (фото)
Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән төбәкара фольклор фестивале үтте. Әлеге чара Удмуртия Республикасының "Кама арты удмуртларының милли үзәге" иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылды. Фестивальнең ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Удмуртиянең...
Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән төбәкара фольклор фестивале үтте. Әлеге чара Удмуртия Республикасының "Кама арты удмуртларының милли үзәге" иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылды. Фестивальнең ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы министры урынбасары Павел Орлов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм башкалар чыгыш ясады.
Һава торышы бераз көйсезләнеп торганлыктан, бәйрәм күппрофильле лицейда башланып китте. Белем йортының ишеген ачып залга үткән һәркемне берсеннән-берсе матур милли киемнәр кигән удмурт кызлары һәм егетләре үзләренең җыр-биюләре белән каршы алды. Кемдер гармун уйный, кемдер җырлый, өченчеләре бии... Бәйрәм карарга килүчеләр әйтмешли, һич кенә дә үзешчәннәр димәссең, барысы да булдыралар, аларга кушылып тыпырдап биеп киткәнеңне сизми дә каласың!
Фестивальдә Удмуртия, Башкортостан, Татарстан, Марий Эл республикалары, Пермь крае, Төмән, Киров өлкәләре, Ханты-Мансийск автономия округы һәм башка төбәкләрдән удмурт фольклор коллективлары, барлыгы 600гә якын үзешчән артист катнашты. Тамашачылар саны да бихисап иде.
-Без Менделеевск районының Манашево авылыннан. Яңгыр явып торуга карамастан, кәефләр күтәренке, - ди фестивальгә бер төркем җырчы-биючеләр белән килгән Александр Кузнецов. - Кукмарада булганыбыз юк, әлеге шәһәр турында бары тик ишетеп кенә белә идек. Безгә биредә бик ошады. Фестивальдә 25нче сан астында чыгыш ясадык. Тамашачыларга һәм мөхтәрәм кунакларга егетләрне армия хезмәтенә озату күренешен күрсәттек. Без әби-бабаларыбыздан калган удмурт халкының йолаларын, гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, ансамбльләргә яшьләрне дә җәлеп итәбез.
Екатерина Трухина - "Шулдыр-мылкыт" ("Күтәренке кәеф") ансамбленең җитәкчесе. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән килгән үзешчәннәр туй йоласын шулкадәр оста итеп сәхнәләштерде ки, ирексездән, үзебезне удмурт туенда булгандай хис итек. Булдыралар, егет-кызлар!
Күрше Нократ Аланының "Чишмәләр" ансамбле дә фестивальдән читтә калмаган.
-Без әле узган елның декабрь аенда гына оештык. Бәйрәмдә беренче тапкыр катнашуыбыз. Татар, рус, удмурт, мордва җырларын башкарачакбыз. Шулай ук борынгы йолаларның берсе - Спаска әзерләнү мизгелләрен дә күрсәтергә телибез, - диләр алар. - Кукмара белән ике араны берничә чакрым гына аерып торса да, күбебезнең биредә булганы юк иде. Шулкадәр яхшы күңелле, кунакчыл, тәмле телле халык яши икән биредә.
Фестиваль Җиңү Паркы каршындагы мәйданда дәвам итте. Катнашучыларның һәммәсенә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Сергей ДИМИТРИЕВ, район башлыгы:
-Күпмилләтле районыбызда бар халык дус-тату яши. "Сабантуй", "Гырон-быдтон", "Семык", "Питрау" һәм башка бәйрәмнәр оешкан төстә, бик матур уза. "Чакара" удмурт җырлары фестивален дә биредә үткәрүне сөенеп каршы алдык.
Районда 29 авыл җирлегенең алтысы удмурт җирлеге дип исәпләнә. Республикада уңышлы гына эшләп килүче социаль программалар кысаларында әлеге җирлекләрнең өчесендә яңа клублар төзедек, быел Нырья авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башкарыла. Болар барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, уңай шартлар тудыру, мәдәният һәм милләтләрне саклап калу өчен эшләнә.
Петр ДАНИЛОВ, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары:
-Фестиваль удмурт мәдәниятнең ни дәрәҗәдә үзенчәлекле һәм күптөрле булуын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әлеге чараны мин берләшү дип тә әйтер идем. Ерак араларны якын итеп килгән никадәр катнашучы сәхнә түренә чыгып, үзенең талантын күрсәтә. Кукмарада милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарның зур булуына игътибар иттек. Оештыручыларга һәм район җитәкчелегенә рәхмәтебез зур.
Николай ВЛАДИМИРОВ, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе:
-Татарстанда 173 милләт вәкиле дус-тату, үзара аңлашып гомер кичерә. Сан буенча беренче урында - татарлар, икенчедә - руслар, өченчедә чувашлар булса, дүртенче баскычны удмуртлар алып тора. Республикада бик күп милли бәйрәмнәр уздырыла. Ә менә удмурт халкының хәзер ике бәйрәме булды инде. "Чакара" җыр фестивале быел Кукмара җирендә нинди зур масштабта оештырыла. Бәйрәм бик ошый.
Урта Комарның "Зәнгәри" фольклор ансамбленә Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитетыннан 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Фестивальдә районыбызның "Яратон", "Салават күпере", "Марзан", "Зарни шеп", "Тюрагай", "Вуюись", "Италмас", "Инвожо", "Зәнгәри", "Купанча" удмурт фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Алсу Сәләхетдинова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев