10 июль 2017 яңалыклары
-
"Булгария" һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Фаҗигадан соң нәкъ 6 ел үткән. (Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Бүген Кама Тамагы районы Сөйки авылының Идел ярында торгызынган мемориаль комплекс янында кешеләр җыелды. 2011 елның 10 июлендә һәлак булганнарны искә алу өчен туганнары, якыннары һәм бу фаҗигадә исән калучылар килде, дип яза Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш...
-
Ишетми-белми калмагыз! Кукмара Сабан туе 16 июльдә узачак
Бәйрәм 16 июльдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәреләчәк ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм...
-
6 сәгатьлек эш көненә күчәбез?
Хирурглар һәм шәфкать туташлары инде шулай эшли башлаган. Кеше көненә 6 сәгать кенә эшләсә, игътибарлырак була һәм эш нәтиҗәсе дә күтәрелә икән. Белгечләр шундый нәтиҗә ясаган. Шведциядәге берничә оешма инде 6 сәгатьлек эш көненә күчкән. Иң элек хирурглар һәм медицина хезмәткәрләренең эш сәгатьләрен киметкәннәр. Әмма аңа карап кына хезмәт хаклары...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Кукмаралылар - "Бөтенроссия кыр көне" күргәзмә-форумында (фотолар)
-
“Үстердем, саклап кала алмадым...”
Казанның Идел буе районы суды Александр Ижмуковны 2 сентябрьгә кадәр кулга алу турында карар чыгарды. 2 июль төнендә Зәй районында куркыныч авариягә очраган "Самара - Ижау" автобусы белән ул идарә иткән була. Ижмуков үзе әйтүенчә, ул юлчыларны уттан чыгару өчен барысын да эшләгән. Йөртүче берничә көн хастаханәдә ятып чыкты, хәзер...
-
"Бу Кукмарага килешми" проекты дәвам итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы игълан иткән "Бу Кукмарабызга килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүплек, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша юлларга мөмкин.
-
Әрәм итмә!
Җыелып килгән вак сабыннарны ташларга ашыкмагыз. Алардан җайлы гына сыек сабын ясарга була икән. Моның өчен сабыннарны угычтан уабыз. Лимон согы, глицерин, кайнар су салып, эреп бетсен өчен 2-3 көнгә алып куеп торабыз. Болгатып торсаң, тагын да яхшырак. Әзер булганнан соң, махсус савытка салып, рәхәтләнеп, кызганмыйча куллана аласыз.
-
Кукмара музее хезмәткәрләре “Бөтенроссия кыр көне”ндә катнашты (фото)
Лаеш районында "Бөтенроссия кыр көне - 2017" узды. Чарада Кукмара төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнашты. Алар Кукмара районында яшәүче керәшен халкының тормыш-көнкүреше һәм мәдәниятен чагылдырган күргәзмә тәкъдим итте.
-
Кукмарада “Чакара” удмурт җырлары фестивале узды (фото)
Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән төбәкара фольклор фестивале үтте. Әлеге чара Удмуртия Республикасының "Кама арты удмуртларының милли үзәге" иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылды. Фестивальнең ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Удмуртиянең...