Кукмарада быел бер миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарыла
Рөстәм ӘХМӘДУЛЛИН, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары:
-Районда башкарыла торган иң зур төзелешләрнең берсе - Кукмара балалар иҗат йорты. Шулай ук Нырья авылында 50 урынга исәпләнгән, 670 квадрат метр мәйданны биләүче балалар бакчасы төзелә. Әлеге авылда мәдәният йортын төзекләндерү дә дәвам итә. Клубның котельнаясына да реконструкция ясалачак. Янсыбыда дәүләт-шәхси программасы буенча клуб, Олыязда яңа ФАП, Сәрдекбаш, Поч.Кучук авылларында спорт мәйданчыклары сафка басачак. Шәһәребезнең Степан Разин урамында салынучы мунча да тиздән үз ишекләрен ачар дип көтелә. Узган ел районда 27830 квадрат метр торак куллануга тапшырылган иде, быел да йортлар төзелеше дәвам итә. Кукмараның күпкатлы биш йортына, "Кыңгырау", "Салават күпере", Вахит авылы балалар бакчаларына, Мәчкәрә коррекция мәктәп-интернатына, Лубян урман-техник һәм Кукмара аграр көллиятләренә капиталь ремонт ясала. Район Мәдәният йорты һәм Башкарма комитет биналарында, Лубян клубында, Нурминкә елгасы Яр буеның икенче өлешендә, "Кукмара" сәнәгать паркында зур күләмле эшләр алып барыла. Иске Юмья авылында авыл җирлеге башлыгы өчен яңа административ бина салына, Кукмара үзәгендә яңа ЗАГС бинасы төзи башлау, күппрофильле лицейның остаханәсен, Кукмара аграр көллиятенең Казанцев урамындагы котельнаясын ремонтлау да быелгы эш планына кертелде.
Юллар төзелеше дә тулы көченә бара, үзара салым акчалары хисабына да күп эшләр эшләнә. Бүгенге көндә Дәүләт программасы буенча Кызыл Тау, Салтык-Ерыклы, Кенәбаш, Урта Комар, Важашурга илтүче юлларга асфальт җәю эшләре башкарыла. Нырты юлына да өлешчә капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук шәһәр юллары да тәртипкә китерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев