Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында техника ремонты төгәлләнеп килә (фото)

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен елның иң җаваплы чоры якынлаша - язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Машина-техника ремонтлау цехларында әлеге мөһим эшкә әзерлек кара көздән башланган иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радик Саттаров әйтүенчә, районда техника ремонты төгәлләнеп килә. Кайбер хуҗалыклар март башында ук...

-Февраль аенда бирегә килеп эшли башлаганда бер техника да ремонтланмаган, тракторлар начар хәлдә, ватык, запас частьлар юк иде. Кыска вакыт эчендә барысын да торгызырга, төзекләндерергә туры килде. Бүгенге көндә язгы кыр эшләрендә катнашырдай барлык төр техника да ремонтланып бетте дияргә була, санаулы гына тракторларны җыеп бетерәсе калды, - ди "Тукай" җәмгыяте директоры Рөстәм Мөбарәкшин.

Чыннан да, соңгы вакытта "Тукай" агрофирмасы күрсәткечләр буенча түбән тәгәри башлаган иде. Ә февраль аеннан алар "Сөт иле" җәмгыятеннән аерылып чыгып, инвестор канаты астында яши башладылар. Директор итеп аңа кадәр "Урал" җәмгыятендә эшләгән Рөстәм Мөбарәкшин билгеләнде.

Тукталып торган бөтен эш ай ярым эчендә башкарылды, - дип сүзгә кушылды хуҗалыкның баш инженеры Рамил Сабитов. - Кәркәүчтә ремонт цехының түбәсеннән су үтә иде, ул калай белән ябылды. "Гигант" бүлекчәсендә цехның ишекләре алыштырылды. Техника ремонтына двигательләр белән барысы өч миллион сумнан артык запас частьлар алынды. Бер яңа чәчү комплексы кайтартылачак. Механизаторлар да тупланган, "эшлибез" дип торалар, хезмәт хаклары да айның ундүртеннән-унбишеннән дә соңга калмыйча биреп барыла.

Терлекчелектә өзеклекләр булмасын өчен утыз тугыз тракторның алтысы фермаларда калачак, калганнары кырга чыгар дип планлаштыралар. Техника көйсезләнмәсә, һава шартлары уңай килсә, чәчү кампаниясен унбиш-егерме көн эчендә башкарып чыгарга уйлыйлар.

"Тукай"ның ремонт цехында слесарь, механизаторларның, шак-шок килеп, тимер-томыр арасында кайнашкан вакытлары иде. Ике ремонт бригадасы оешып, һәрберсендә өчәр кеше эшли икән, әле тагын тракторчылар да үз техникаларын төзәтүдә катнашалар. Бурсык-Елга авылыннан Фәрит абый Шамиловны үзенең чылбырлы тракторы янында очраттык. Үзе тырмалый, чәчә, үзе сукалый, диделәр аның турында. Әлеге тимер атын иярләгәненә дә унсигез ел булган инде. "Унҗиде яшемнән бирле чылбырлы трактордан төшкәнем юк. Техника ватылмаса, хезмәтеңне күрә белсәләр, эшләргә була. Кырга чыккач, авырткан билләр дә төзәлә ул", - диде тәҗрибәле механизатор.

"Гигант" бүлекчәсендә дә эшнең кызу вакыты иде. "Өчәр кешедән торган ике бригада соңгы тракторларны ремонтлый, запас частьлар белән дә кыенлыклар булмады, сораганы кайтып торды", - дип каршы алды безне "Гигант" бүлекчәсенең башкаручы директоры Николай абый Павлов.

Николай абый - бар гомерен әлеге хуҗалыкка багышлап, күп еллар дәвамында хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең хөрмәтен казанган мөхтәрәм кеше. "Быел кырык өченче сезонымны ваклыйм. Инде лаеклы ялга туктармын дигән идем, Рөстәм Мидхәт улын тыңлап калырга булдым. Хуҗалыкның көчле вакытларын да, авыр чакларын да күрергә, төрле җитәкчеләр белән дә эшләргә туры килде. Әнәс Нәкыйпов исемле хуҗалык рәисе бар иде. Аның белән унбер ел бергә килешеп хезмәт куйдык. Ул да хәзерге җитәкчебез шикелле таләпчән һәм тәрбияле иде, - дип, үткәннәрне дә яңартып, тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирде хуҗалыкның аксакалы. -Шушы гараж ишеген рәтләргә кирәклеге турында, ун ел әйтә идем инде ниһаять, дүртенче җитәкче бер әйтүдә эшләтеп тә куйды".

"Тукай"да кулланылмый торган иске биналар, бернигә дә яраксыз "кирпеч өемнәре" күзгә ташлана. Аларны төзекләндереп, файдалануга яраклы хәлгә китерәсе бар. Анда-монда, капка төбе саен таралган техниканы да җыеп, тәртип урнаштырырга кирәк, дип билгеләп үттеләр. Алдагы елларда бар техниканы да бер урынга туплап, ремонт вакытында эшчеләргә уңай шартлар булдырып, бинаны җылытыла торган итәчәкбез, диделәр. "Хәл итәсе эшләр бик күп, әмма аларны мин генә башкара торган түгел, белгечләр, хезмәткәрләр белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, һәркем хезмәтенә җитди караса, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгып булачак", - диде җитәкче.

Рөстәм Мөбарәкшин: Хуҗалыкның барлыгы 7660 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 6806 гектарын чәчүлекләр алып тора. Әлеге мәйданнарда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 6 миллион 155 мең сумлык ягулык-майлау материаллары кирәк булачак. 4045 гектарында азык культуралары үстерелә, 1600 гектарында сабан, 1092 гектарында көзге культуралар игеләчәк. Көзлектә җирләренең 1500 гектары гына сукаланып калынган. Фермаларда барлыгы 3300 мөгезле эре терлек исәпләнә. Бүгенге көндә терлек азыгы белән кыенлыклар булганга күрә, быел төп көчебезне терлек азыгы хәзерләүгә юнәлтәчәкбез. Планыбыз: ел ярымга җитәрлек азык запасы булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев