Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев батырларча һәлак булган Герой якташыбызның бүләкләрен әти-әнисенә тапшырды

Узган елның 25 декабрендә якташыбыз Нияз Гыйльмановның махсус хәрби операциядә гомере өзелә.

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән райондашыбыз, Ядегәр авылы егете Нияз Гыйльмановка һәлак булганнан соң икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале бирелде.

Әлеге бүләкләрне бүген район башлыгы Сергей Димитриев хәрбинең әтисе Рәис абый белән әнисе Резидә ханымга тапышырды.

Нияз Рәис улы мобилизацияләү башлангач та чакырудан читтә калмый, үзенең Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алына. Бертуган абыйсы Алмазның сүзләренә караганда, ул әти-әнисе, якыннары белән хәрдаим элемтәдә тора, ике тапкыр ялга да кайтып килә. Әмма чираттагы хәрби бурычын үтәгән вакытта, 2023 елның 25 декабрендә, батыр йөрәкле райондашыбыз батырларча һәлак була. Герой туган авылы зиратында җирләнә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев