Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара полициясе начальнигы Зур Кукмарада яшәүчегә подписка бүләк итте

Акциядә теләге булган һәркем катнаша, бүләккә подписка бирә ала.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ел саен #әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр#  акциясендә актив катнаша.

Моннан берничә ел элек «ТАТМЕДИА» җәмгыяте тарафыннан әти-әниеңне, якыннарыңны, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне газета-журналларга яздыру буенча акция игълан ителгән иде. Аңа республикабызның күп кенә җитәкчеләре кушылды.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиевның бер генә подписка чорында да берәр кешене район газетасына яздырмый калганы юк. Кайбер елларны Мәчкәрә коррекция мәктәбенә дә бүләк ясады. Менә быел да изге Рамазан аенда игелекле гамәл кылды: Зур Кукмарада яшәүче Фирая Илиясованы үз хисабына район газетасына яздырды.Әлеге апаны безгә Зур Кукмара җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев тәкъдим итте.

«Район халкын хәзерге вакытта җәмәгать урыннарында күп йөрмичә, өйләрдә утырырга, “Хезмәт даны”н укырга киңәш итәм.  Газетада район эчке эшләр бүлегенең хезмәте дә киң яктыртыла», - диде Рамил Ришат улы.

Шунысын да әйтергә кирәк: районыбызда әлеге акциягә кушылган бердәнбер җитәкче ул. Башкаларны да аның үрнәгенә иярергә чакырабыз.  Газетаны укыйсы килеп тә, матди хәле начар булу сәбәпле, аңа языла алмаган гаиләләр районыбызда юк түгел. Һәр җитәкче, эшмәкәр берәр генә кешегә шундый бүләк ясаса да, никадәр саваплы эш башкарылачак. Әйдәгез, бердәм булып, әлеге акциягә кушылыйк һәм әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, мохтаҗ гаиләләргә яхшылыйк эшлик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев