Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара көрәшчесе Россия чемпионатында чемпион булды

Байлангар егете, Кукмарадагы сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәге тренеры Илсур Гыймадетдинов 10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә үткән татарча көрәш буенча Россия чемпионатыннан чемпион исеме белән кайтты. Татарстан чемпионатында икенче урынны алу аңа Россия күләмендә дә үз көчен сынарга мөмкинлек бирде. Илсурга 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы 18 көрәшче белән бил...

Байлангар егете, Кукмарадагы сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәге тренеры Илсур Гыймадетдинов 10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә үткән татарча көрәш буенча Россия чемпионатыннан чемпион исеме белән кайтты. Татарстан чемпионатында икенче урынны алу аңа Россия күләмендә дә үз көчен сынарга мөмкинлек бирде. Илсурга 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы 18 көрәшче белән бил алышырга туры килә. Нәтиҗәдә ул үзенең иң көчле икәнен раслый һәм чемпион титулы белән берлектә Россиянен спорт мастеры исемен дә яулый. Быелгы чемпионатның призлары да саллы, беренче урынга 100 мең сум акча бирелгән.

Илсурның биленә беренче сөлгене кечкенә сакта ук әтисе - Илдус салган булса, көрәш серләренә аны беренче тренеры, бүгенге көндә мәрхүм булган Илдус Хуҗиәхмәтов өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев