Бер тиенлек куян - ике тиенлек зыян: әсәнбашлылар узган елны әнә шулай төгәлләгән
Язгы кыр эшләре башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Яз ашыкса, басуларның иртәрәк өлгерүе дә ихтимал. Ә район буенча булган 480 тракторның әле 70 проценты гына чәчүгә әзер. Шуңа бүген авыл хуҗалыгында техника ремонты көнүзәк мәсьәлә булып кала. "Әсәнбаш" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналарының күбесе инде хәзерлек сызыгына...
Язгы кыр эшләре башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Яз ашыкса, басуларның иртәрәк өлгерүе дә ихтимал. Ә район буенча булган 480 тракторның әле 70 проценты гына чәчүгә әзер. Шуңа бүген авыл хуҗалыгында техника ремонты көнүзәк мәсьәлә булып кала.
"Әсәнбаш" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналарының күбесе инде хәзерлек сызыгына куелган. Ә 48 тракторның 27се генә ремонттан чыккан, ай эчендә тагын 16сын сафка бастырырга кирәк. Күләмле хезмәт булса да, агрофирмага әле бер ай элек кенә генераль директор итеп куелган Илдар Гарифуллин кыр эшләренә кадәр барлык тракторларны төзекләндереп бетерәчәкбез дип ышандыра. Шушы бер ай вакыт эчендә дә боз кузгалганга охшый: "Заря" бүлекчәсендә соңгы 20 елда кул тимәгән ремонт цехларын төзекләндереп, җылытып, эшләү өчен шартлар булдырганнар. Урта буын җитәкче кадрлар, белгечләр тупланган. Бу як халкы эштән курыкмый, тиешенчә оштыру, хезмәткә түләү генә кирәк. Техника җаен белгән механизаторлар да аз түгел. Ел саен чәчүдә катнашкан тракторчылар яз килүен аеруча көтеп ала. Ә төягечле МТЗ-82 тракторын иярләүче Петр Федоровка ел әйләнәсе эш җитәрлек.
-Җәен терлек азыгы хәзерләүдә катнашам, кышын исә фермада малларга азык кертәм, - диде ул паркта техникасы янында кайнашкан арада.
Язга кадәр минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары да туплыйсы бар. Барысына да акча җиткерергә кирәк. Хәзер исә бердәнбер акча кертүче чыганак - терлекчелек продукцияләре сату.
-Узган ел 116 миллион 840 мең сум акча кереме алынган булса да, ит-сөт җитештерү, игенчелек тармагы зыянга эшләгән. Чөнки чыгымнар зур, сөтнең бер литры, мәсәлән, 13 сум 88 тиенгә җитештерелсә, 13 сум 16 тиенгә сатылган. Ит җитештерү буенча рентабльлелек дәрәҗәсе минус 60 процент булган. Шуңа ел 23 миллион сум зыян белән төгәлләнгән, - ди агрофирманың генераль директоры.
Хәзерге вакытта агрофирма буенча бер сыердан көнгә уртача 12,7 килограмм сөт савыла. Сөт бәясе арту сәбәпле, әлеге тармак табыш китерә башлаган. Табыш күләмен арттыру өчен күбрәк продукция кирәк, шуңа апрель аена сыерларның уртача көнлек савымын 14 килограммга җиткерү бурычын куйганнар. Моңа мөмкинлекләр бар: фермаларда каралты-куралар төзек, маллар көр. Ашату да начар түгел, терлекләрнең рационына 12 төрле азык өстәмәсе кушыла. Утарлар салам белән тулы.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китик. "Без җәй буе интегеп хәзерләгән сенажны "Әсәнбаш" агрофирмасына ташыйлар. Үзләре җәен ни караганнар? Безнең сенажны ашатып, алдынгы булмакчылар. Ә үзебезнең малларга нәрсә кала?" - дип зарланып, имзасыз хат юллаганнар иде "Дружба" агрофирмасыннан.
-Бездә терлек азыгы күп. Ә "Әсәнбаш"ка без аны бушка түгел, килограммын 2 сумнан сатып бирәбез. Аның өчен акча күчерелгәч, шул исәпкә ике айлык хезмәт хаклары түләп булачак, - дип әлеге сорауга җавап бирде "Дружба" агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин.
Ә әсәнбашлылар быел иртә яздан җиң сызганып, терлек азыгы культуралары игүгә икеләтә игътибар бирергә ниятлиләр. Читтән ташып ашатылган азык белән мул продукция җитештерүгә өмет аз шул. Бу чыгымнарның югары булуына да китерә.
-Зур чыгымнар тотып продукция җитештерүдән мәгънә юк. Күп агрофирмаларда әнә шуны санап, анализлап карау җитми. Шуңа җитештерүгә керткән акчалар үзен акламый, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге агрофирма базасында үткән семинар-киңәшмәдә.
Хәзерге вакытта районыбыз көнгә 145 тоннага якын сөт сатып, республика буенча өченче урында бара. Агрофирмаларда савым күтәрелсә, бу санның тагын да артачагына шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев