16 март 2014 яңалыклары
-
Бер тиенлек куян - ике тиенлек зыян: әсәнбашлылар узган елны әнә шулай төгәлләгән
Язгы кыр эшләре башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Яз ашыкса, басуларның иртәрәк өлгерүе дә ихтимал. Ә район буенча булган 480 тракторның әле 70 проценты гына чәчүгә әзер. Шуңа бүген авыл хуҗалыгында техника ремонты көнүзәк мәсьәлә булып кала. "Әсәнбаш" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналарының күбесе инде хәзерлек сызыгына...
-
Кукмара чаңгычылары Чебаксадан җиңү белән кайтты
"Зилант" спорт мәктәбенең чаңгычылар бүлегендә шөгыльләнүчеләр "Казан корыч профильләре" җәмгыяте призына Чебакса поселогында узган республикакүләм чаңгы ярышында катнашып кайттылар. Константин Сәйфетдинов (Поч.Кучук мәктәбе), Анна Шакаевалар (Нырья мәктәбе) ярышта өченче урынны алдылар. Спортчыларны тренерлар Вячеслав Сәйфетдинов, Илфар Сәләхов, Алевтина Исаевалар әзерләде. фото: http://news.rambler.ru/17218311/
-
Үз эшен башлаучы әниләргә грант биреләчәк
Россия Хөкүмәте үз эшен башлап җибәрергә теләгән әниләргә матди ярдәм күрсәтмәкче. Ниндидер бер өлкәдә (әйтик, тегүчелек остаханәсе, йорт шартларында чәчтарашханә булдыру) эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә җыенган әниләргә дәүләт 400 мең сум күләмендә грант тапшырачак. Вице-премьер Ольга Голодецның сүзләренә караганда, программаны агымдагы елда ук тормышка ашыру планлаштырыла. фото: http://myslo.ru/news/tula/ohotnichi-hozyaystva-tulskoy-oblasti-mogut-poluchit-grant