Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алтмыш ел алты ел кебек узган

Яхшы кеше белән сөйләшсәң, күңелең ачылыр, дигән әйтем бар. Һич арттырып әйтүем түгел: Кукмарада яшәүче Разыя апа һәм Мулланур абый Сафиннар әнә шундый затлар икән. Алтмыш ел бергә гомер кичереп, тормыш тәҗрибәсе, зирәклек туплаган бу парның, дөрестән дә, йөзләреннән сөйкемлелек, күңел пакьлеге бөркелеп тора. Алар белән сөйләшеп утыру җанга рәхәтлек...

Әлбәттә инде, беренче сүз итеп, ничек табышу-кавышулары хакында сораштым.

17 яшьлек Кукмара кызы Разыя апаның - тегү фабрикасында, Манзарас егете Мулланур абыйның, инде армиядә хезмәт итеп кайтып, тимер юлда эшләгән чаклары була бу.

-Мәрхүм абыем Фәрит белән дус иде ул, безгә кергәләп йөрде, шунда мине күреп ошаткан, - дип сүз башлады Разыя апа, хәләл җефетенең серле елмаюын искәреп.

-Их, шушы чибәр, оялчан кыз гомерлек ярым булса иде, дип хыялландым. Әти-әнием белән киңәштем дә, өйләнергә булдым, - дип сүзгә кушыла Мулланур абый, егет чакларын искә алып. Әмма турыдан-туры тәкъдим ясарга батырчылык итмиме, кызның кичке сменадан чыгуын көтеп тора да, урлап кайта аны. Егетне моңарчы күреп, ышанычлы булуын белгәнгә кыз да артык карышмый. Икенче көнне үк никах укытып, матур гаилә корып җибәрәләр.

Ә инде киләсе елны яшь пар Манзарастан Кукмарага килеп нигез кора.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев