Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа акция: Тәгәри китте “сары йомгак”!

Тиздән, бик тиздән җирдән ямь-яшел чирәм калкып чыгар да, аның өстенә, сап-сары тәңкәләр булып, каз бәбкәләре сибелер. Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит! Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Ленар Баһаманов...

Тиздән, бик тиздән җирдән ямь-яшел чирәм калкып чыгар да, аның өстенә, сап-сары тәңкәләр булып, каз бәбкәләре сибелер. Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит!

Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Ленар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк итәргә уйлады. Әлеге акциядә катнашу өчен 2 - 26 майда "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Аны газетабызның hezmat_dani@mail.ru электрон адресына да юлларга мөмкин. Телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 31 майда йомгак ясалачак.

Игътибар: Ленар Баһамановның крестьян-фермер хуҗалыгында 29 апрельдә, 6 майда, 13 майда, 27 майда каз бәбкәләре сатуга чыга. Телефоннары: 31-7-28. 89178606241.

Акцияне оештыручы -"Хезмәт даны" газетасы редакциясе. Акциянең сроклары: 2.05.2017-26.05.2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk