29 апрель 2017 яңалыклары
-
Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем
Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем, Яран гөле иде кулыңда. Килче, балам, тыңла, балам, дидең, Алларыма гөлне куйдың да. Бер чәчәге аның - синең гаиләң, Калганнары - дуслар, туганнар. Ялгыз чәчәк озак яши алмас, Гөлдәй булыр бергә булганнар! Аңла, бала, бергә бердәм булып Яшәүләргә берни җитмәсен. Арагызга дошман сүзе кереп, Чүп...
-
Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»
Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды. - Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты - яшьләрне спортка әйдәү....
-
Иң күп сөт савучы районнар исемлегендә Кукмара беренче
Татарстанда көн саен 3563,9 тонна сөт савып алына.
-
Өлкәннәребезне сөендерик!
Иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Май - Җиңү көне якынлаша. Өлкәннәребез күңелендәге бик күп хатирәләрне яңарта ул: яу кырында ятып калганнарны сагыну-юксыну хисе, тылда күргән ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык, кимсетүләр, толлык, ятимлек ачысы... Кызганыч, сугыш чоры балаларының хезмәте, ятимлек нәтиҗәсендә күргән авырлыклары бүгенгәчә тиешенчә бәяләнмәде, шуңа күңелдә гаделсезлек ачысы...
-
Зур Сәрдектә матур концерт узды
Үткән ял көннәрендә Зур Сәрдек авылына туганнарыма кунакка кайткач, мәдәният йортына концерт карарга чыктым. "Чәчкә" бию ансамбле һәм сәнгать мәктәбе укучыларының берләшкән иҗади-отчет концерты иде ул. Мин бу тамашада алган кичерешләремне әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмыйм, хәттә дулкынланудан күзләрем яшьләнә - искиткеч шәп булды ул. Рәхәтләнеп ял итеп кайттым....
-
Рәнҗетмә эле күңелне
Сары бөдрә чәчләреңне Җил тарата түгелме? Усал караш, ямьсез сүзләр Рәнҗетәләр күңелне. Усал итеп карама әле, Төксе итеп эндәшмә. Майлар булып ятсын сүзең, Матур итеп эндәш тә. Тәмле сүз - җан азыгы ул, Матурлык - дөнья яме. Матур итеп яшик әле, Дөньялар булсын ямьле!
-
Баласы студент булган әти-әниләрнең акчасы арта
Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студентбулган әти-әниләрнең пенсиясе арта. Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә.
-
Кишерне күп ашау организмда шешләр үсүенә китерә дигән сүз дөресме? (сорау-җавап)
Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Аглиева җавап бирә. Гүзәл Сәгыйтова: Теләсә нинди ризыкны, препаратларны, шул исәптән кишерне дә чамасын белеп кулланырга кирәк. Организмга витамин җитмәгәндә, гиповитаминоз дигән төшенчә бар. А витамины...
-
Көннән - көн яшәрәбез
Бит тиресе картайган саен анда "кара нокталар" күбәя. Моннан котылу өчен маска ясарга була. Бер йомырка агына берничә тамчы лимон согы, бер чәй калагы бал, 4-5 тамчы зәйтүн мае салып яхшылап болгатырга. Масканы сөртер алдыннан битне яхшылап чистартырга кирәк. 20 минут тотканнан соң юып алырга.
-
Зур Сәрдек театры “Идел йорт” фестиваленә әзерләнә
Зур Сәрдек халык театры бу сезонда Әмир Камалиевның (Аманулла) "Бер кирпеч, ике кирпеч" комедиясе белән үзенең гастрольләрен башлады. Театр быел төбәкара "Идел йорт" фестиваленә әзерләнә. Мәртәбәле фестивальдә лауреат исемен алган бу коллектив инде өченче тапкыр бәйгегә җыена.
-
Яңа акция: Тәгәри китте “сары йомгак”!
Тиздән, бик тиздән җирдән ямь-яшел чирәм калкып чыгар да, аның өстенә, сап-сары тәңкәләр булып, каз бәбкәләре сибелер. Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит! Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Ленар Баһаманов...