Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан инвестицион климат буенча рейтингта Россия субъектлары арасында беренче урында

Татарстан Республикасы янә үз өстенлеген саклап калды, икенче урында Чуваш Республикасы, өченчедә - Мәскәү.

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Россия субъектлары арасында инвестицион климат торышы буенча рейтингта лидер булып танылды. Рейтинг нәтиҗәләре бүген XXI Петербург халыкара икътисади форум кысаларында яңгыратылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейтинг Россиянең барлык субъектларын колачлаган. Анализ 4 юнәлештә бәяләнгән: 44 төп һәм 33 өстәмә күрсәткечләр буенча билгеләнгән. Сораштыруда 400 мең эшмәкәр катнашкан.

Татарстан Республикасы янә үз өстенлеген саклап калды, икенче урында Чуваш Республикасы, өченчедә - Мәскәү.

"Безнең өчен әлеге исемлектә булу бик мөһим. Файдалы эш бу. Һәр рейтингтан соң без тәфсилләп кайда резервлар булуын һәм эшләнеп җитмәгән урыннарны анализлыйбыз. Аерым алганда, хәзер күзәтчелек органнары эшен анализларга кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.- Узган ел республикада мәгариф бизнес-программалары буенча актив эш алып барылды. Булган инфраструктура үсешенә зур игътибар бирелде. Бүген без бизнес белән муниципаль дәрәҗәдә тыгыз эшлибез. Эшлисе эшләр күп әле, алга таба да тырышачакбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk