Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев Җиңү бәйрәме белән котлады

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

-Хөрмәт һәм олы ихтирамга лаек булган ветераннарыбыз, көнне төнгә ялгап, тылда хезмәт куйган, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкәннәребез, әби-бабайларыбыз! Сезне ихлас күңелдән барлык буын вәкилләрен дә берләштерүче зур бәйрәм - Җиңү көне белән тәбриклим, - диелә котлауда. - Миллионлаган кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә яуланган көн бит ул - 9 Май. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салучылар арасында 11 меңнән артык райондашыбыз да бар. Сугыштан соң, тән һәм җан яраларыннан газапланып, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә керүчеләр дә бик күп.

Бүгенге көндә арабызда булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында башыбызны иябез. Көрәш кырындагы аяусыз батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм безгә бүләк иткән тыныч күк йөзе өчен сезгә зур рәхмәт. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk