Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Кукмара гимназиясендә сугыш ветераннары белән очрашты (фото)

Бөек Җиңүнең 72нче язын каршы алырга да нибары ун көн калып бара. Әйе, вакыт тәгәрмәче әкрен генә үз көенә тәгәри дә, тәгәри. Ветераннарыбызның сафы гына елдан-ел сирәгәя шул... 9 Май бәйрәмен бу юлы районыбызда нибары 36 сугыш ветераны билгеләп үтәчәк. Кукмара гимназиясендә узган чарага да аларның 15е генә килә алган....

Бөек Җиңүнең 72нче язын каршы алырга да нибары ун көн калып бара. Әйе, вакыт тәгәрмәче әкрен генә үз көенә тәгәри дә, тәгәри. Ветераннарыбызның сафы гына елдан-ел сирәгәя шул... 9 Май бәйрәмен бу юлы районыбызда нибары 36 сугыш ветераны билгеләп үтәчәк. Кукмара гимназиясендә узган чарага да аларның 15е генә килә алган. Өлкәннәр район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашып, гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән бик матур концерт карады.

Район башлыгы Сергей Димитриев, хәрби комиссар Равил Гафиевлар, дәһшәтле сугыш елларында үзләрен аямый көрәшкән ветераннарга рәхмәт сүзләрен ирештереп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Чарада катнашкан һәркемгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткалары, азык-төлек салынган саллы күчтәнәчләр тапшырылды.

Ветераннарыбызның күбесе инде тугызынчы дистәне ваклаган булса да, күңелләре һаман яшь аларның. Чакыруны да сөенеп кабул иткәннәр.

-Җирлегебездә дүрт ветеран бар. Гайфи абый Мөхәмәдиев, Мидехәт абый Гайнетдинов, Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар дүртесе дә Өлге авылында яшәп, балалары карамагында бәхетле картлык кичерәләр. Җай булу белән һәрчак өлкәннәрнең хәлләрен белергә тырышабыз, бер генә дә игътибардан читтә калдырмыйбыз, - ди Манзарас җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина. - Бәйрәмгә ике ветеранны алып килдек. Җиңү көне алдыннан мондый очрашулар, чыннан да, бик кирәк.

14 бабай арасында берүзе генә булганлыктан, Хатирә апага игътибар аеруча зур булды. Лельвиждан Иван абый Васильев белән дә сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның. Бер караганда көлешәләр, икенче караганда күзләре яшь белән мөлдерәп тула үзләренең...

-Мөбарәкҗаным, ютәлләп торам дигән булып, бәйрәмгә килмәгән булды. Аның кебек мин дә йөткергәлим инде ул. Аяклар йөргәндә, машинага утыртып алып килүче, култыклап кына йөртүче кызлар булганда сугышчан дуслар белән очрашып сөйләшү, район башлыгын күрү, балаларның чыгышларын карау үзе бер бәйрәм бит ул, - дип елмая Хатирә апа.

Красный Октябрь авылыннан килгән, яу кырында ут-суларны кичкән Абдул абый Мөлеков Хатирә апага чәчәк тә бүләк итте әле.

-Сәйдәбануым узган ел мине ташлап китте бит. Ялгызыма гына бик ямансу. Мөбарәкҗан белән бергә тигез яшәгез, - диде ул аңа.

Әйе, ветераннарның күбесе инде ялгыз, пар канатлары вафат. Ташлы-Елгадан Мәсләви абый Гайфиев та:

-Балалар, оныклар янәшәдә булса да, гомер иткән хатынга җитми шул ул. Инде менә ничә ел "егет" булып йөрим, - дип моңсуланып алды.

Гимназия укучыларының җыр-биюләре ветераннарның йөрәкләрен җилкетте, гүя яшьлекләренә алып кайткандай булды. Балаларга кушылып, тыпырдап биеп кенә китәрләр иде дә, аяклары тыңламый шул, куллар үзеннән-үзе таякка үрелә. Тормышның иң авыр сынаулары аша үтеп, безгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызга бәйрәмгә килә алырлык көч тапканнары өчен чын күңелдән "Афәрин" диясе килә.

Рузалия ГАЛИЕВА, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

-Районыбызда бүгенге көндә 36 сугыш, 761 хезмәт ветераны, 183 ветеранның тол хатыны яши. "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында волонтерлар, укучылар аларның хәлләрен белеп, йорт эшләрендә булыштылар. Барлык мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Җиңүгә багышланган төрле чаралар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар уза. Хәзерге вакытта батыр сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр төзекләндерелә. Җиңү Паркында биш Советлар Союзы Героена да бюстлар куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk