25 апрель 2017 яңалыклары
-
Язын яшел тәмләткечләр ашау – мең баләдән коткара
Яз белән бергә авитаминоз да килә, димәк, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк. Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә. Петрушка - иң популяр һәм...
-
Зур Кукмара китапханәчесе авылдашларын интернет серләренә төшендерде
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" барышында Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева авылдашларын Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, аның белән эш итәргә өйрәтте. "Услуги татар. ру сайты белән бергә" дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында китапханәче сайт аша табибка язылу тәртибе, коммуналь хезмәтләргә түләү һәм башка хезмәтләр белән таныштыра.
-
Тат.Тулба мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыкты (фото)
-
Кукмара музее хезмәткәрләре Өлгедә яшәүче Хатирә апа һәм Мөбарәкҗан абый Салиховларның хәлләрен белде
Бөек Ватан сугышына районнан 18 меңгә якны кеше китә. Шуларның нибары 8 меңе генә туган якка әйләнеп кайта. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Кукмара музее хезмәткәрләре Өлгедә яшәүче сугыш ветераннары Хатирә апа һәм Мөбарәкҗан абый Салиховларның хәлләрен белде. Ветераннарның гаилә архивында 1945 елның 9 маенда төшкән фоторәсем саклана. Фотодагы берсеннән-берсе...
-
“Эчтә нидер шартлады да, кан китте. Шулай, Сөләйманыбызны 7 айлык вакытта ярып алырга туры килде...”
Сөләйманның яшьтәшләре инде күптән беренче адымнарын ясап, тәпи китте - хәзер артларыннан куып тотарлык түгел. Кайберәүләре әти-әнисе һәм тирә-янындагылар белән аерым сүзләр белән аңлашса, икенчеләре инде үз фикерләрен, хис-кичерешләрен тәмам олыларча белдерә. Үсеш тизлеге төрле булса да, алар әти-әниләрен сөендереп, елмая-көлә, уйный-уйный көн дә нәрсәгәдер өйрәнә - айлап түгел, көнләп...
-
Район башлыгы Кукмара гимназиясендә сугыш ветераннары белән очрашты (фото)
Бөек Җиңүнең 72нче язын каршы алырга да нибары ун көн калып бара. Әйе, вакыт тәгәрмәче әкрен генә үз көенә тәгәри дә, тәгәри. Ветераннарыбызның сафы гына елдан-ел сирәгәя шул... 9 Май бәйрәмен бу юлы районыбызда нибары 36 сугыш ветераны билгеләп үтәчәк. Кукмара гимназиясендә узган чарага да аларның 15е генә килә алган....
-
Сәламәт булу өчен колакларга массаж кирәк
Бераз гына чирләп китсәк, тизрәк даруга үреләбез. Ә бит һәр организм үзен-үзе дәваларга сәләтле. Моның өчен биологик актив нокталар бар, ди белгечләр. Колакта 170ләп актив нокта бар, алар барысы да эчке органнар белән бәйләнгән, ягъни иртә-кич 7-10 минут массаж ясап, без организмыбызга сәламәтләнергә ярдәм итә алабыз. Массажны башлар алдыннан иң...
-
Сак булыгыз: Татарстанда бик көчле җил көтелә!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы +7..+12 градус тәшкил итә. Казанда шулай ук яңгыр көтелә, һава температурасы...
-
Фирдүс Тямаевның эстрададан китәм дигән сүзләре хакмы? (КЫЗЫКЛЫ ИНТЕРВЬЮ)
Фирдүскә TMTV музыкаль премиясенә ни өчен килмәвен сорарга дип кенә шалтыраткан идем. Баштарак җавапларны кыска тотса да, район мәдәният йортларына кагылышлы соравымнан соң җырчы ачылып китте. Баксаң, бу өлкәдә без белмәгән бакалар ята икән. - Фирдүс, быел сезнең Теләчедәге концерт вакытында мәдәният йорты администрациясе белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән. Анда...
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары “Шәфкать”тә концерт куйды
Концерт язгы шәфкатьлелек атнасы һәм "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында оештырылды. Анда сәнгать мәктәбенең музыка һәм театр бүлекләренә йөрүче укучылар катнашты.
-
Үрәсбаш авылы китапханәсе яңалыклары
Авылның "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек. Малайлар һәм кызлар үз рольләрен бик матур һәм оста итеп башкардылар. *** Китапханәдә Экология елы кысаларында "Библиотөн" оештырылды. Яшьләр белән экология, табигатьне саклау темасына презентация карадык, сорау-җавап уенында да беркем читтә калмады. Любовь Дмитриева, китапханәче
-
Штрафларны үзвакытында түләргә кирәк
Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы: -Штрафларын 60 көн эчендә түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә арттырып түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану, я 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан штрафларын түләмичә йөрүчеләргә 137 административ эш ачылды. Суд шуларның 38енә - тоткарлану, 42сенә - мәҗбүри...