Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нырьяда 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә

Узган көзлектә Нырья авыл җирлеге эшчәнлеге турында язма әзерләргә баргач, шуңа игътибар иттем: яңа балалар бакчасының нигезен генә салалар иде әле. Шаккатарсың, берничә ай эчендә мәһабәт бина әкияттәгедәй калкып та чыккан.

-"Каты" эшләгәнсез, инде моның кадәр дәрәҗәдә башкарылгандыр дип күз алдына китермәгән дә идем, - дип исәнләштем әлеге участокның прорабы, Уразай авылы егете Заһир Ризагетдинов белән.

- Әйе шул, шөкер, кыш дәвамында эш барды. Тырыштык, төзелешнең 70 проценты башкарылды инде, - дип җавап бирде ул. - Февраль ахырында түбәне ябарга керешкән идек, ике атнадан инде төгәлләнер, дип планлаштырабыз. Төзелеш мәйданында өч бригада - 25 кеше хезмәт куя. Эшчеләребез түбә ябу белән беррәттән кәрнизләрне "җыя"лар, чорманы җылыталар, ут чыбыклары сузу дәвам итә, идәннәргә бетон җәелә. Штукатурчы кызларыбыз да булдыралар, һәр эш сыйфат белән, булсынга дип башкарыла. Кыш буе төзелеш материалларына бер дә өзеклек булмады. Суык көннәрдә дә эшебез барды. Чөнки оешманың тимер-бетон эшләнмәләр цехыннан тиешле таләпләргә туры килгән, кышкы көндә дә измәне катырмый торган махсус кушылма салынган бетон измәсе килеп торды.

Булачак балалар бакчасының эчке өлеше белән дә танышып чыктык. Урамда яз суыгы булса да, бина эчендә җылы, кайбер бүлмәләрне җылыталар, ә кайберләрен хәтта тәрәзәләрне ачып җилләтәләр дә икән. Танышларымны - штукатурчы кызларны - Гөлназ Шәңгәрәева белән Гөлнур Гайнановаларны да биредә очраттым. Авызлары ерык, күңелләре күтәренке.

-Хезмәт хакларын вакытында алып барабыз, җитәкчебез Илсур Шәрипов гел килеп хәлебезне белеп тора, микроавтобус эшкә алып бара, алып кайта, - диләр алар.

Заһирдән дә, штукатурчы кызлардан да: "Бер генә дә минус ягыгыз юкмыни?" - дип кат-кат төпченсәм дә, алар үзләренең зарланмауларын белдерделәр. "Иң мөһиме - эш, объект булсын, - диделәр алар. Заһир төп юлдан төзелеш мәйданчыгына керә торган юлның гына пычрак булуын әйтте. Әмма, боз эреп бетүгә, юлның бу өлешенә вак таш җәеп куясылар икән.

...Район хисап җыелышлары вакытында Нырья халкы балалар бакчасы кирәклеге турында сүз башламый калмый иде. Әлеге җирлеккә сигез авыл керсә дә, бу төбәктә бүгенге көндә бер генә балалар бакчасы эшли. Иске Кенә Юмья авылында бетерелгәннән соң, соңгы елларда сабыйлар авыл мәдәният йортының икенче катына урнашкан бакчага йөрделәр. Әмма анда да алар өчен уңайлыклар юк: салкын, бина янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, урыны да бары тик 20 кешелек кенә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күбесе өйдә утырырга мәҗбүр булса, мөмкинлекләре булганнар балаларын күрше авыллардагы, Саба районының Иштуган авылындагы бакчага йөртәләр. Август ахыры-сентябрь башларында тапшырылачак яңа бакча 50 балага гына түгел, аларның әти-әнисенә, әби-бабаена да сөенеч алып киләчәк.

670 квадрат метр мәйданны биләүче, 50 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы - соңгы елларда "Строй-Гарант" оешмасы төзегән бакчаларның дүртенчесе, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Туембаш авылларындагы биналарның "игезәге". Төзелешнең гомуми суммасы 30 миллион сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk