Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлкәннәребезне сөендерик!

Иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Май - Җиңү көне якынлаша. Өлкәннәребез күңелендәге бик күп хатирәләрне яңарта ул: яу кырында ятып калганнарны сагыну-юксыну хисе, тылда күргән ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык, кимсетүләр, толлык, ятимлек ачысы... Кызганыч, сугыш чоры балаларының хезмәте, ятимлек нәтиҗәсендә күргән авырлыклары бүгенгәчә тиешенчә бәяләнмәде, шуңа күңелдә гаделсезлек ачысы...

Иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Май - Җиңү көне якынлаша. Өлкәннәребез күңелендәге бик күп хатирәләрне яңарта ул: яу кырында ятып калганнарны сагыну-юксыну хисе, тылда күргән ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык, кимсетүләр, толлык, ятимлек ачысы... Кызганыч, сугыш чоры балаларының хезмәте, ятимлек нәтиҗәсендә күргән авырлыклары бүгенгәчә тиешенчә бәяләнмәде, шуңа күңелдә гаделсезлек ачысы да юк түгел. Ә без, аларның балалары, оныклары, кадерлеләребезне үзебезнең игътибарыбыз, җылы сүзләребез белән сөендерә алабыз. Котлау, рәхмәт сүзләрен "Хезмәт даны" газетасы аша да җиткерергә мөмкин. Бер котлау текстының (50 сүзгә кадәр) бәясе - 350 сум. Котлаулар 3 майга кадәр кабул ителә. Әйдәгез, сафлары елдан-ел сирәгәя баручы өлкәннәребезгә күңелебездә йөрткән рәхмәт хисләрен, теләкләребезне җиткереп калыйк. Ул алар өчен зур истәлек-бүләк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk