Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара республиканың 24нче шәһәре булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 27нче утырышында депутатлар "Кукмара районының шәһәр тибындагы поселогын үзгәртеп кору һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын кабул иттеләр. Хәзер безнең Кукмара рәсми рәвештә Татарстанның 24нче шәһәре булды. Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ: - Кукмаралыларны район тарихында зур борылыш булачак әлеге...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 27нче утырышында депутатлар "Кукмара районының шәһәр тибындагы поселогын үзгәртеп кору һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын кабул иттеләр. Хәзер безнең Кукмара рәсми рәвештә Татарстанның 24нче шәһәре булды.

Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ:

- Кукмаралыларны район тарихында зур борылыш булачак әлеге вакыйга белән котлыйм, тавыш бирүдә актив катнашып, бу тәкъдимне яклап чыгуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Шәһәр статусы алу районыбыз үсеше өчен ныклы этәргеч бирер, җирлектәге сәнәгатьне үстерү белән беррәттән, аңа яшьләрне дә тарту, аларны эш урыннары белән тәэмин итүгә ярдәм итәр дип ышанам. Кукмарабыздагы бу үзгәреш безгә зур бурычлар да йөкли: хезмәтебез, яшәү рәвешебез, мәдәнилегебез шәһәр статусына туры килергә тиеш. Күпмилләтле, тырыш, эшчән район халкы бердәм булып хезмәт куйганда, яңа үрләр яулый алуыбызга ныклы ышаныч бар.

Нурия ЗАРИПОВА, Кукмара:

-Оныкларым шәһәр балалары булыр, дип бик сөенәм. Кукмараның статусы үзгәрү нәтиҗәсендә тормыш яхшырак булыр дип ышанам. Ниһаять, Гафиатуллин урамында мәктәп төзелер. Иҗат, спорт белән шөгыльләнү өчен күбрәк мөмкинлекләр туар. Шәһәрләрдә, гадәттә, һөнәри уку йортлары бар. Бәлки, бездә дә барлыкка килер.

Ания ФЕДОРОВА:

-Моннан биш ел элек Кукмарабыз бүгенге кебек булыр дип уйламадым да. яңа юллар, йортлар, балалар бакчалары, ял парклары... Поселок күз алдында үзгәрде. Ә хәзер яңа вакыйга: Кукмарабыз шәһәргә әверелде. Авыл районы өчен бу алга таба зур ыргылыш. Яңа, күп эш урыннары барлыкка килер, ул чакта беркем дә моннан китмәс. Кукмарабыз үсәр һәм чәчәк атар.

Әмир ХӘКИМУЛЛИН:

-Шәһәр исеме алу бер караганда күңелле вакыйга. Шәһәр шәһәр бит инде ул. Икенче яктан салымнар ягы ничек булыр икән? Үзгәрми дип алдан әйтеп килделәр килүен.

Рамил БАРИЕВ, Кукмара 3нче урта мәктәбе директоры:

-Минем уйлавымча, шәһәр статусы яңа инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу үз чиратында сәнәгать, сәүдә һәм туризм индустриясенең үсешенә китерәчәк. Районның социаль тормышы да күпкә яхшырыр. Статусның үзгәрүеннән җирле халык отар дип өметләнәм. Яңа статусның уңай һәм тискәре якларына бәя бирү җиңел түгел. Алдан белеп булмый, әмма барысы да яхшы булыр дип ышанам.

Халык саны

1959 ел - 7510

1970 ел - 11247

1979 ел - 13173

1989 ел - 14731

2002 ел - 16764

2003 ел - 17300

2004 ел - 16700

2005 ел - 16505

2006 ел - 16643

2007 ел - 16828

2009 ел - 16987

2010 ел - 16918

2011 ел - 16916

2012 ел - 17067

2013 ел - 17254

2014 ел - 17428

2015 ел - 17479

2016 ел - 17694

1607 елгы тарихи чыганакларда "Мари авылы Кукмара" телгә алына.

1741 елда татар авылы Туешта (башка исемнәре: Малый Кукмор, Другой Кукмор, Другая Кукмора) бакыр кою заводы төзелә. Бу авыл "Завод Кукмара" яки "Туеш заводы" дип атала башлый.

1851 елда завод ябыла, авылга "Кукмара авылы" дигән исем бирелә. Халык телендә исә ул Рус Кукмарасы дип йөртелә.

1923 елда Кукмара авылы "Кукмара эшче поселогы" дип үзгәртелә.

2005 елда шәһәр тибындагы бистә итеп үзгәртелә.

2017 елның 17 апрелендә Кукмарабыз шәһәр статусын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk