Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара полициясе тәмәкечеләрне “ау”лый

Тартып күрсәтә дә соң бу тәмәкечеләр! Кайбер күпкатлы йортларның подъездларындагы зәп-зәңгәр төтенгә балта "элеп" куярлык, валлаһи. Үзләре генә агуланса бер хәл, тирә-юньдәгеләрнең дә сәламәтлеген зарарлый бит әле алар. Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары Илнур Корбангалиев, Алексей Трошев һәм полициядә стажерлык узучы Ришат Гәрәевлар белән берлектә оештырылган рейд...

-Коридорда рәхәтләнеп тәмәке тарталар. Әйтеп тә карадык инде үзләренә, полиция дә чакырдык - әмма файдасыз. Алар бик шомарган шул: участок инспекторын кай арада күреп алалар диген син, ул подъезд ишегеннән кереп тә өлгерми, тәмәкечеләрнең инде эзе дә калмаган була. Ике катлы фатир ишегенең әллә кайсы ярыкларыннан өйгә кереп тула сасы ис. Кайбер көннәрдә иртәдән кичкә кадәр бүлмә җилләтәбез. Без бит инде олы кеше, азмы-күпме калган гомерне тынычлыкта, рәхәттә үткәрәсе килә, - дип елап та алды Нур Баян урамындагы йортларның берсендә яшәүче өлкән яшьтәге апа.

Шушы ук урамның 35 йорт рәисе Диләрә Зыятдинованың да инспекторларга моң-зарлары шактый җыелган иде:

-Коридорда тәмәке тартучылар белән ничек көрәшергә дә белмим. Кечкенә балалары янында рәхәтләнеп көйрәтәләр бит, - ди ул, ачынып. - Идән юучы аеруча кызганыч. "Идәнгә төкереп бетерәләр, төпчекләрен теләсә кая ташлыйлар. Минем алар артыннан чистартасым килми", - ди. Пычракта яшәү күпкә күңелледер инде аларга, белмим ни дияргә дә. Участок инспекторы һәрчак килә, тикшерүләр уздыра. Әмма бер аңламаган кеше аңламый инде ул...

Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән генә керми, диюләре бу очракка нәкъ туры килеп тора. Әнә бит, инспекторлар да: "Берничә көн рәттән 5-6 беркетмә язсаң да, исләре китмәүчеләр бар арада", - диләр. Юкса, төпчекләреңне салу өчен кулыңа бер савыт аласы да, балконыңа чыгып, көннәр буе тартып утырасы инде шунда җайлап. Сүзе дә булмый, кәефе дә кырылмый, штраф та түлисе юк!

-Билгеле булганча, подъезд эчендә, вокзал, мәктәп, медицина, мәдәният учреждениеләре, балалар бакчасы, җәмәгать туклануы пунктлары территорияләрендә, тукталышларда тәмәке тарту тыела. Закон нигезендә 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф каралган. Быел закон таләпләрен бозган әнә шундый 47 кешегә административ беркетмә төзелде, - ди полициянең өлкән участок инспекторы Илнур Корбангалиев. - Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: нинди генә хокук бозу булмасын, һәркем үзен хаклы дип саный. "Әнә, җинаятьчеләрне тотыгыз, безгә юк өчен бәйләнеп, штраф язасыз монда", - дигән сүзләрне ишетү инде гадәти күренешкә әйләнде, дисәк тә ялгыш булмас. Инспектор юктан гына берәүне дә җаваплылыкка тартмый. Таләпләрне үтәмәгән һәркем закон буенча җавап бирергә тиеш.

Рейд вакытында район үзәк дәваханәсе территориясендә тиеш булмаган урында тәмәке көйрәтүче өч кешегә, ә тимер юл вокзалында ике кешегә беркетмәләр төзелде. Вокзалга керү юлында ук тартып торучы өлкән яшьтәге абзый Нократ Аланыннан булып чыкты.

-Закон турында ишеткәнем дә юк иде. Хәзер белермен инде, тиешле урында гына тартасы булыр, - диде ул, тыныч кына.

Ә менә поселокның Ленин урамындагы йортларның берсенең подъездында тәмәке көйрәтүче ир кеше чын мәгънәсендә тавыш чыгарды. Аның сасы төтенен иснәп торучы кечкенә малайны аеруча кызгандык. Әтисе исә ярсыпмы ярсый...

-Улымны яңгыр астында бастырып тота алмыйм бит инде. Бер җирдә эшләмәгәч, каян акча табыйм ул штрафларны түләргә? Мин сезнең өстән шикаять язачакмын, - дип агуын чәчә торгач, беркетмәләргә кул куйды тагын үзе. Түләвен генә нишләтер. Хәер, анысы инде һәркемнең үз эше, аны кайчан булса да барыбер түләргә туры киләчәк.

Әгәр урамнан барганда башыңны бераз иебрәк җирне күзәтсәң, андагы тәмәке төпчекләренең күплегеннән хәйран каласың. Чүп савыты яныннан узып китсә китә, төпчеген анда түгел, юлга ташлый бит ул тәмәкече! Моны тәрбиясезлек һәм мәгънәсезлек дими ни дисең?!

Статистика буенча дөньяда 1,1 миллиард кеше тәмәке тарта. Моннан тыш, ел саен 3,5 миллион кеше начар гадәтләр нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша.

Италиядә тиеш булмаган урында тәмәке тартучыларга штраф - 500 евродан, Америкада 50-250 доллардан да ким түгел. Ә менә Грециядә исә штраф кына салу түгел, өч айга кадәр иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk