Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гимназиянең "Яшь коткаручылар"ы Мамадыштан өченче урын белән кайтты (фотолар)

Мамадышта "Идел буе аҗаганы - 2017" хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Анда Саба, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Кукмара командалары катнашты.

Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәт Гыйлаев җитәкчелегендәге "Яшь коткаручылар" берләшмәсе "Гомумхәрби саклагыч комплект кию", "Төз ату" бәйгеләрендә - беренче, "Визит карточкасы", Ватан тарихы белән бәйле интеллектуаль конкурста - икенче,"Тигез сафта йөрү", "Автомат сүтеп-җыю"да өченче урыннарын алды. Шәхси зачетта турникта күтәрелүдә Алмаз Әхмәтҗанов - беренче, "Гомумхәрби саклагыч комплект кию" бәйгесендә Нәфис Хәйруллин һәм Ильяс Мөхәмитовлар беренче, өченче урыннарын яуладылар. Гомумкоманда зачетында команда өченче урынга чыкты, Кубок һәм Диломнар белән бүләкләнде, дип хәбәр иттеләр район Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X