Татарстанда халык өчен яңа буын спорт мәйданчыклары булдырыла
Муниципалитетлар өчен спорт объектларының ике төрле җиһазландыру варианты каралган.
Татарстанда «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыкларын булдыру дәвам итә. 2026 елда мондый өч яңа объект Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Проектка старт 2022 елда бирелде: ул вакытта Казанда Мусин һәм Имәнлек урамнарында, шулай ук Әлмәттә заманча спорт мәйданчыклары ачылды. 2023 елда шундый ук объект Түбән Камада барлыкка килде, ә 2025 елда «акыллы» мәйданчык Яшел Үзәндә эшли башлады. Быел программа кысаларындагы эшләр дәвам итәчәк: өч муниципалитетта яңа мәйданчыклар төзеләчәк, ә Казанда хоккей бортлары белән җиһазландырылган кышкы форматтагы мәйданчык файдалануга тапшырылачак.
Муниципалитетлар өчен спорт объектларының ике төрле җиһазландыру варианты каралган. Беренчесе — 32×19 метр зурлыктагы универсаль мәйданчык. Ул футбол, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен яраклаштырылган. Биредә турниклар һәм борыслар белән воркаут зонасы, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланмалар, тренажерлар һәм 25 урынлы тамашачылар трибунасы урнаштырыла.
Икенче вариант — 20×40 метрлы күпфункцияле мәйданчык. Ул универсаль өслек белән җиһазландырыла һәм төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Монда 20×12,1 метрлы воркаут зонасы, саклагыч челтәрле хоккей бортлары, хоккей капкалары, дүрт баскетбол стойкасы һәм ике пар футбол капкасы булачак. Шулай ук көч күнегүләре өчен заманча тренажерлар комплексы урнаштырыла.
«Акыллы» спорт мәйданчыкларының төп өстенлеге — аларның интерактив булуында. Һәр тренажерда урнаштырылган QR-код ярдәмендә кулланучылар смартфон аша күнегүләрне дөрес башкару буенча видеоинструкцияләр карый һәм шәхси тәкъдимнәр ала ала. Кешеләргә уңайлы булсын өчен мәйданчыкларда Wi-Fi челтәре дә булдырыла. Җиһазларның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җайлаштырыла.
Проектның төп максаты — халык арасында актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны арттыру, шулай ук гаиләләр өчен файдалы һәм уңайлы ял итү мөмкинлекләре булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев