Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда «Профессионалитет» проекты кысаларында 22 белем бирү-җитештерү кластеры эшли

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге проект студентларны заманча җитештерү таләпләренә туры китереп әзерләүгә юнәлдерелгән.

2026 ел башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында Россиянең 79 төбәге катнашкан. Ил буенча 300дән артык белем бирү-җитештерү кластеры булдырылган, шуларның 22се Татарстанда эшли.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге проект студентларны заманча җитештерү таләпләренә туры китереп әзерләүгә юнәлдерелгән. Укучылар предприятиеләрдә кулланыла торган җиһазларда практик күнекмәләр ала, бу аларга диплом алганнан соң тиз арада һөнәри эшчәнлеккә керешергә мөмкинлек бирә.

«Профессионалитет» программасы студентларга заводлардагы шартларга якын мохиттә белем алырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, чыгарылыш укучылары озак вакытлы стажировка үтмичә дә әзер белгечләр буларак хезмәт юлын башлый һәм беренче көннәреннән үк республика икътисады үсешенә өлеш кертә ала», — дип билгеләп үтте Татарстанның мәгариф һәм фән министры .

Проектны финанслауның гомуми күләме 2,9 млрд сумнан артып китә. Федераль бюджеттан 1,9 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, Татарстан бюджеты 547,8 млн сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Эш бирүчеләрнең проектка керткән өлеше 491,05 млн сум тәшкил иткән.

Белгечләр әзерләү тугыз өстенлекле юнәлеш буенча алып барыла. Алар арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия сәнәгате, ягулык-энергетика комплексы, туризм, сәнгать, төзелеш һәм электротехника тармаклары бар.

Татарстанның проектта югары күрсәткечләргә ирешүе төбәкнең көчле сәнәгать базасы белән бәйле.

Татарстанда «Профессионалитет» кластерларын үстерү 2022 елда Алабуга политехник көллияте базасында, АО «ОЭЗ ППТ «Алабуга» белән хезмәттәшлектә, «Машина төзелеше» юнәлеше буенча башланган.

2027 елга республикада тагын дүрт яңа белем бирү-җитештерү кластеры эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Алар Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте базасында булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев