Татарстанда 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә капиталь ремонт төгәлләнгән
Гомуми финанслау күләме 833,5 миллион сумнан артык.
Татарстанда «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт базарын идарә итү» федераль программасы кысаларында 45 муниципаль берәмлектә 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә капиталь ремонт тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Гомуми финанслау күләме 833,5 миллион сумнан артык.
Биналарда инженер челтәрләре яңартылган, заманча җиһазлар, мебельләр урнаштырылган һәм башка эшләр башкарылган. Үзәкләрдә гражданнар белән эшләү өчен уңайлы зоналар, интерактив вакансияләр банкы, балалар почмаклары һәм башкалар булдырылган. Барлык учреждениеләрдә хәрәкәте чикле кешеләр өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасы кысаларында 19 муниципалитетта 148 миллион сумнан артык суммага 31 объект яңартылган.
Фото: Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев