Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 102 махсус хәрби операция ветераны кадрлар үзәге аша эшкә урнашкан

Хәрби операциядә катнашучыларга яңадан белем алу өчен «Россия эше» порталында 8 белем бирү программасы тәкъдим ителгән.

Татарстанда 2025 ел башыннан бирле 100дән артык махсус хәрби операция катнашучы «Россия эше» кадрлар үзәкләре ярдәмендә эшкә урнашкан. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

Эшкә урнашуда ярдәм сорап, барлыгы 154 ветеран мөрәҗәгать иткән. Шуларның 102се эшкә урнашкан, 5се үз эшен башлап җибәргән, 52се бушлай һөнәри белем алган.

Бүген ветераннар республика предприятиеләрендә автомат линияләр операторлары, машина йөртүчеләр, нефть-газ операторлары, эретеп ябыштыручылар, электр-газ эретеп ябыштыручылары һәм башкалар булып эшли.

Хәрби операциядә катнашучыларга яңадан белем алу өчен «Россия эше» порталында 8 белем бирү программасы тәкъдим ителгән. Алар арасында мәгълүматлар аналитикасы,  пилотсыз очучы аппаратлары белән идарә итү кебек перспектив юнәлешләр бар.

Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo