Санитар-экологик ике айлыкның беренче дүрт атнасында 125 мең татарстанлы катнашкан
Атнаның чәршәмде һәм шимбә көннәрендә оештырыла торган өмәләрдә полигоннарга 50 мең куб метрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.
Татарстанда 1 апрельдә старт алган санитар-экологик ике айлыкта 125 мең кеше катнашкан. Атнаның чәршәмде һәм шимбә көннәрендә оештырыла торган өмәләрдә полигоннарга 50 мең куб метрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Беренче айда территорияләрне җыештыруга 2 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Муниципалитетлар 24 меңнән артык агач һәм куаклар утырткан.
Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яз көне территорияләрне җыештыруның мөһимлеген әйтте. «Татарстанда 1 миллион гектардан артык урман, 465 мең гектар махсус сакланыла торган табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объектлары, 40 мең километр автомобиль юллары исәпләнә – бу безнең йортыбыз, кыштан соң аны чистарту таләп ителә», – диде ул.
Министр сүзләренчә, мемориал һәм обелисклар урнашкан территорияләр аерым игътибар таләп итә. «Хәтер һәм Дан аллеяларын яңартып-төзекләндереп, Бөек Җиңү көнен лаеклы рәвештә каршы алырга тиешбез», – дип белдерде ул.
Ике айлык кысаларында авиация да файдаланыла. Шуның ярдәмендә 12 район тикшерелгән, экология законнары бозылуның 203 очрагы ачыкланган. Су объектлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре белән берлектә автомобиль юллары буендагы полосалар, ә тимер юл хезмәткәрләре белән тимер юл читендәге полосалар тикшерелә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының подрядчы оешмалары да территорияләрне тәртипкә китерергә булыша. Инде 2,5 мең куб метрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган, бу эшләргә 1400 кеше һәм 249 махсус техника җәлеп ителгән.
Министр халыкның активлыгы, өмәләргә чыгуы, экологик акцияләрдә катнашуы, законсыз чүплекләр турында хәбәр итеп торуы турында әйтә. 1 апрельдән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына халыктан 2120 мөрәҗәгать килгән. Аларның күпчелеге законсыз чүплекләргә кагыла. Март азагыннан бу юнәлештәге мөрәҗәгатьләр биш тапкырга арткан. Икенче урында – атмосфера һавасының пычрануына зарлану, өченчедә – су законнарының бозылуы.
Кыштан соң чүп өемнәре пәйда булуның һаман да төп сәбәбе – чүпләрне вакытында чыгармау һәм контейнер мәйданчыкларын тиешенчә карап тотмау.
Территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча ике айлык «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә, дип искәрттеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында.
фото: Кукмараның туган якны өйрәнү музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев