Республикада бер ел эчендә 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар
2020 елда Татарстанда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 177 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла.
24 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан республикасында ел башыннан 887,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 29,8 процентын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда барлык муниципаль районнар, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 48,0 мең квадрат метр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 20,5 мең квадрат метр мәйданлы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән. Бу планлаштырылганның 7,5 процентын тәшкил итә.
2020 елда Татарстанда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең квадрат метр мәйданлы 177 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта 348,0 мең квадрат метр мәйданлы 49 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 26,4 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, 68 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 51 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, тагын тугыз йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә тора.
Республикада бер ел эчендә 1 млн 388,2 мең квадрат метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар. 518,6 мең квадрат метр мәйданлы 3 мең 990 йорт сафка бастырылган инде - планнан 37,4 проценты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы җитәкчесе шулай ук 2020 елда ул җитәкләгән ведомствоның РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. Бу - «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Аларны финанслау күләме 15 млрд сумнан артып китә.
фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев