Профилактика — иң яхшы дәва: Кукмара районы халкы актив рәвештә диспансерлаштыру үтә
Сау-сәламәт булу, авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен үзвакытында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшеренүләре узу мөһим.
Сәламәтлек — һәр кеше өчен иң кадерле байлык. Аны саклау һәм ныгыту өчен даими рәвештә табибларга күренеп тору, тикшеренү мөһим. Чөнки чирне дәвалауга караганда, кисәтү күпкә җиңелрәк, дип юкка гына әйтми табиблар.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты халыкка сәламәтлекләрен контрольдә тотарга ярдәм итә.
«Сау-сәламәт булу, авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен үзвакытында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшеренүләре узарга кирәк. Чөнки күп кенә чирләр башлангыч чорда үзен сиздермәскә, ә соңрак җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Авыруның аерым билгеләре нигезендә генә нәтиҗә ясарга бөтенләй дә ярамый. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, профилактик тикшерү узган гражданнарның якынча 70 процентында йогышлы булмаган авырулар үсешенә китерә торган ким дигәндә бер куркыныч фактор ачыклана. Бу диспансерлаштыруның сәламәтлеккә янаган хәвефләрне иртә ачыклау өчен иң мөһим чараларның берсе булуын раслый, — ди район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Ләйсән Юнысова. — Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминияте системасы (ОМС) буенча бушлай уздырыла. 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр әлеге тикшеренүне — өч елга бер, ә инде 40 яшьтән узганнар, шулай ук кайбер категория гражданнар ел саен үтәргә тиеш».

Ләйсән Насыйх кызының сүзләре буенча, профилактик медицина тикшеренүләре һәм өлкәннәрнең аерым төр категорияләренә диспансерлаштыру поликлиниканың беренче катындагы 108нче кабинетта башкарыла. Анкета тутырудан башлап, анализлар бирүгә кадәр, пациентлар бер кабинетта «Бер тәрәзә» режимында үтә.
«Диспансерлаштыру ике этапта уза. Иң элек анкета тутырасың, алга таба һәркемнең буй озынлыгы, авырлыгы үлчәнә, йөрәккә электрокардиография (ЭКГ) ясала. Флюорография һәм маммография узу, кан анализлары тапшыру өчен дә ерак барасы түгел. Кыскасы, диспансерлаштыруның беренче этабы өчен якынча 1,5-2 сәгать вакыт сорала. Бер көндә әлеге кабинет аша 50-60 кеше уза, — ди поликлиника мөдире. — Анализлар һәр категория өчен аерым. Алар әзер булгач, участок табибы тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнә һәм шуннан чыгып, сәламәтлек төркеме ачыклана. Профилактик чаралар вакытында узган ел 1305 кешегә — беренче, 5493 кешегә — икенче, 10905 кешегә — 3а, 2229 кешегә 3б сәламәтлек төркеме билгеләнде. Әгәр анализлар начар, пациентның сәламәтлегендә тайпылышлар бар икән, андый очракта, алга таба дәвалану процедуралары билгеләнә. Шулай ук табиб киңәшләр бирә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару юлларын аңлата».

Ләйсән Юнысова аерым саннарга да тукталды. Узган ел районда диспансерлаштыруны — 17715, профилактик медицина тикшеренүләрен 2941 кеше үткән.
«Тикшеренүләр нәтиҗәсендә кан әйләнеше системалары авыруларының — 24, яман шешнең — 29, сулыш алу системасы авыруларының — 1, ашкайнату органнары авыруларының — 12, башка төр авыруларның 20 очрагы ачыкланды. 61 кеше диспансер исәбенә куелды, 1592 кешегә диспансерлаштыруның икенче этабына юлламалар бирелде. Алар өстәмә рәвештә тирәнәйтелгән тикшеренүләр узарга тиеш булалар, — диде ул. — Авыру иртәрәк ачыкланганда, аны дәвалау да күпкә җиңелрәк узачак. Шуның өчен район халкын икеләнеп тормаска, вакыт табарга чакырам. Дәваханәдә терапевт табибы, участок шәфкать туташы, акушер һәм фельдшердан торган мобиль бригадалар оешты. Алар, график нигезендә район үзәгеннән читтә булган җирлекләргә барып, халыкны кабул итәләр. Шулай ук эре предприятиеләргә күчмә бригадалар да чыга. Һәр эш график нигезендә башкарыла».
Сәламәтлекне саклауны иртәгегә калдырмыйк. Бүген үк диспансерлаштыру узып, озын һәм бәхетле гомер өчен ныклы нигез салыйк.
Фото: Рәмзия Гатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев