Яңа Каенсар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде
Быел районыбызның Березняк, Тырыш, Яңа Каенсар, Татар Толлысы авылларында яңа ФАПлар төзелгән, Чишмәбаш, Югары Комарда ремонт ясалган.
Яңа Каенсар авылындагы модульле фельдшер-акушерлык пунктының төзелеше финиш сызыгына килеп җиткән. Әлеге мөһим объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча сафка басты.
Шушы көннәрдә Яңа Каенсарга барып, модульле ФАП, андагы заманча мөмкинлекләр белән танышып кайттык. Безне фельдшер Марина Туктаева каршы алды.
— Мин — Урта Комар авылы кызы. Туганым Екатерина Никитина күп еллар район үзәк дәваханәсендә терапевт булып эшләде. Аны һәрчак үземә үрнәк итеп ала, халык сәламәтлеге сагында тору, кешеләрне дәвалау турында хыяллана идем. Балачактагы теләк Уржум медицина көллиятенә алып килде. Биш ел шунда белем алып, фельдшер һөнәрен үзләштердем һәм туган якка эшкә кайттым, — ди Марина.

Иске Каенсар авылы егетенә тормышка чыккан яшь белгечне узган елның маенда фельдшер вазыйфасына билгелиләр.
— Иске медпунктта эшләү өчен мөмкинлекләр юк, суны урамнан ташыйсы, электр белән җылытылуга карамастан, бүлмәләр эчендә бик салкын иде. Программа буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәген ишеткәч, әлбәттә, сөендек. Октябрь ахырларында инде иске бинаны сүтә башладылар һәм мине вакытлыча Поч. Сутер авылындагы ФАПка күчерделәр, — ди Марина Витальевна. — Яңа Каенсарда берничә ай эчендә өр-яңа объект калкып чыкты. Бүгенге көндә төзелеш эшләре ахырына якынлашты, интернет челтәре генә сузасылары калды. Тиздән ФАП үзенең ишекләрен ачар һәм авыруларны биредә кабул итә башларбыз, дип ышанам.
Яңа төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты җылы, якты. Фельдшерның халыкны кабул итү кабинеты, процедура, киенү-чишенү, санитар, документларны саклау бүлмәләре ялт итеп тора. Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр, электрокардиография һәм башка диагностик процедуралар үткәрү, беренче ярдәм күрсәтү өчен дә барлык шартлар тудырылган, заманча җиһазлар, медицина кирәк-яраклары кайтарылган. Яңа ФАП бинасына кергәндә физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен култыксалар белән пандуслар куелган, территориясе дә төзекләндерелгән.

Марина Туктаева Иске һәм Яңа Каенсар авыллары халкына — барлыгы 250 кешегә хезмәт күрсәтә.
— Авылларда хәзер күпчелекне өлкәннәр алып тора. 18 яшькә кадәрге балалар да нибары 32 генә. Халыкны башлыча йөрәк-кан тамыры авырулары борчый, аркам сызлый, билнең «көе» китте, дип зарланучылар да очрый. Һәркемне тыңлыйм, сәбәбен эзләргә тырышам. Шулай ук сезонлы авырулар вакытында да чакырулар күп була. Тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтәм, өйләргә үз машинам белән йөрим, — ди фельдшер. — Халык белән эшләү бер дә җиңел түгел, әмма мин аларга ярдәм итә алуым белән бәхетле. Кемгәдер укол ясыйсың, дару төймәсе бирәсең, ә кемдер синең җылы сүзеңнән дә савыгып киткәндәй була. Шуның өчен һәрберсенә тәмле телемне кызганмаска тырышам.
Диспансерлаштыру узуның мөһимлеген дә яхшы аңлый авыл халкы. Фельдшер сүзләренә караганда, быел ул анализлар алып, документлар тутырып, иң элек — 55, ә күптән түгел 77 кешене район үзәк дәваханәсенә тикшеренүләргә җибәргән.
— 65 яшьтән узган, ялгыз гомер итүче, ярдәмгә мохтаҗ, дәваханәгә бару мөмкинлеге булмаганнарны медицина учреждениесендә тикшеренү узарга махсус машина йөртә. Безнең авыл өлкәннәрен дә автомобиль килеп алды һәм, барлык эшләре төгәлләнгәннән соң, кире алып кайтты, — ди Марина Туктаева. — Прививкалар вакытында да читтә калмыйлар. Миңа һәрчак теләктәшлек күрсәткәннәре, үз сәламәтлекләренә салкын карамаганнары өчен мин участогымдагы һәркемгә рәхмәтле.
Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илназ Кәримов сүзләренә караганда, быел районыбызның Березняк, Тырыш, Яңа Каенсар, Татар Толлысы авылларында яңа ФАПлар төзелгән, Чишмәбаш, Югары Комарда ремонт ясалган.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев