Кукмарада «Такси» операциясе бара
Лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак.
24 июльдән 30 июльгә кадәр республикада «Такси» оператив-кисәтү операциясе узачак. Бу турыда Кукмара районының дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Операция барган чорда лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак.
«Шулай ук тикшерү барышында транспортның техник торышына, путевой лист булу-булмауга да игътибар итәчәкбез. Такси хезмәте күрсәтүче чит ил гражданнары да тикшерүдән читтә калмаячаклар», - диде район дәүләт автоинспекциясе инспекторы Руслан Самиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев