Ураза вакытында ничек дөрес тукланырга: Табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борһановадан киңәшләр
Ифтарда туклануны яшелчәләрдән башлау яхшы.
Райондашыбыз, табиб-диетолог, нутрициолог, медицина фәннәре кандидаты Элина Зарипова (Борһанова) үзенең киңәшләрен бирде:
1. Иртәнге ашта рационга арыш ипие, боткалар, йомырка, сөт продуктлары кертергә кирәк. Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында да онытмагыз. Зәйтүн, ак май, авокадо, сыр, ике кисәк шоколад та энергия чыганагы булып торачак.
2. Ифтарда туклануны яшелчәләрдән башлау яхшы. Алга таба ит, балык ризыклары, бодайның каты сортларыннан әзерләнгән токмач, я булмаса карабодай, көрән дөге, майлы балыкка күчәсең, сыр, чикләвекләр дә энергияне тулыландырачак. Тәлинкәдәге җиләк-җимеш янына 3 зур булмаган хөрмә (финик) өсти аласыз.
3. Кичке ашап алу (перекус) вакытында рационга йогырт, чикләвек, йомырка, җиләк-җимеш, эремчек кертергә мөмкин.
4. Тиешле күләмдә су эчәргә онытмагыз. 1 килограмм гәүдә авырлыгына көнгә 30 миллиграмм сыеклык эчәргә тәкъдим ителә. Шуның яртысы яисә күбрәк өлеше — чиста су, калганнарын аш шулпасы, чәй, каһвә, балсыз компот белән тулыландырырга була.
5. Әкрен генә ашарга һәм ризыкны яхшылап чәйнәргә кирәк.
Фото: Элина Борһанованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев