Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кышка витамин: Помидор һәм кыяр ассортие тозлау рецепты

Рецептны Туембаштан Вәсилә Мөбарәкшина тәкъдим итте.

Әлеге рецепт буенча әзерләнгән ассорти кыш буе яхшы саклана һәм бик тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак (3 литрлы банка өчен):
3–5 тырнак сарымсак
1 зонтик укроп
1 лавр яфрагы
5–7 кара карлыган яфрагы
2 кишер яфрагы
Болгар борычы (теләк буенча)
Кыяр һәм помидор

Маринад өчен:
2 аш кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
3 данә канәфер (гвоздика)
7 данә кара борыч
3 данә хуш исле борыч
1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе


Әзерләү тәртибе:
Стерильләштерелгән банканың төбенә сарымсак, укроп, лавр яфрагы, кара карлыган һәм кишер яфракларын салыгыз. Теләсәгез, болгар борычы да өстәргә мөмкин.
Банкага кыяр белән помидорны тыгыз итеп тутырыгыз.
Өстенә кайнап торган су салып, 10 минутка калдырыгыз.
Суны кәстрүлгә бушатып, аңа тоз, шикәр, канәфер, кара борыч һәм хуш исле борыч өстәгез. Кайнатырга куегыз.
Кайнап чыккан маринадны яңадан банкага салыгыз.
Ахырдан 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе өстәп, банканы шунда ук капкач белән ябып әйләндереп куегыз.
Банканы каплап суынганчы калдырыгыз.

💚 Бу рецепт буенча кыярны да, помидорны да аерым-аерым тозларга мөмкин. Нәтиҗәсе һәрвакыт уңышлы — яшелчәләр кетердәп тора һәм бик тәмле килеп чыга! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев