Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмарада яшәүче Гөлмәдинә Саматовадан тузганак чәчәгеннән кайнатма рецепты

Тузганак чәчәкләрен май аенда экологик чиста урыннан иртә белән җыярга кирәк, бу вакытта файдалы элементлар күбрәк була.

Яңгырдан соң җыю шулай ук дөрес түгел, чәчәкләр ачылган һәм коры булырга тиеш. Аларның бары тик сары өлешен генә кулланыгыз, чөнки яшел яфраклары әчкелтем тәм бирәчәк. 

Кирәкле кушылмалар: 400 данә тузганак чәчәге, 1 литр су, 1 килограмм 200 грамм шикәр комы, ярты чәй калагы лимон кислотасы.

Тузганак чәчәкләре өстенә 1 литр су салыгыз да газ өстенә утыртыгыз. Кайнап чыккач, акрын утта 10 минут тотарга кирәк. Аннары лимон кислотасы өстәп, тагын 20-25 минут кайнатып алыгыз. Соңыннан сөзегез дә кайнатмага шикәр комын өстәгез. Тагын акрын утта 30-40 минут кайнатыгыз. Суынгач, банкаларга тутырыгыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

фото: Марат Галиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk