Кер юу машинасыннан ис килсә
Яңа гына сатып алынган кер юу машинасыннан да ят ис килергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле.
Кер юылып беткәннән соң, аның ишеген ябып калдырырга ярамый, чөнки барабан һәм эчендәге башка өлешләре кибеп өлгерми. Кер юу порошогын артык күп салу һәм юыласы керләрне машина барабанында җыеп бару нәтиҗәсендә дә ис барлыкка килә. Истән котылу өчен, машинаны буш килеш әйләндереп алырга кирәк. Лимон кислотасы яки сода да салырга була. Махсус көнкүреш химиясен куллану дөресрәк. Ә кер юылып беткәч, ишеген ачык калдырсаң яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев